Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада Өстәл теннисы буенча XVI ачык шәхси-команда бөтенроссия ярышлары башланды

Бүген Сабада РСФСРның Атказанган урманчысы, Октябрь революциясе, "Почет билгесе" орденнары кавалеры Нургали Миңнехан улы Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча турнир башланып китте. Традициягә кергән, инде 16нчы тапкыр үткәрелүче турнирны ачу тантанасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. "Турнир бөтенроссия дәрәҗәсенә чыкты, анда катнашучылар спорт мастеры исемен ала алалар һәм...

Бүген Сабада РСФСРның Атказанган урманчысы, Октябрь революциясе, "Почет билгесе" орденнары кавалеры Нургали Миңнехан улы Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча турнир башланып китте. Традициягә кергән, инде 16нчы тапкыр үткәрелүче турнирны ачу тантанасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. "Турнир бөтенроссия дәрәҗәсенә чыкты, анда катнашучылар спорт мастеры исемен ала алалар һәм Россия җыелма командасына эләгә алалар. Минем фикеремчә, безнең Сабадагы хезмәттәшләребез әлеге ярышларны уздыру өчен бөтен кирәкле шартларны тәэмин итәләр, - диде Рөстәм Миңнеханов, спортчыларга мөрәҗәгать итеп. - Яхшы уен һәм җиңүләр телим сезгә. Без сезне чын күңелдән Татарстанда, Саба районында сәламлибез, һәм бирегә тагын килерсез, дип өметләнәбез"- диде Рөстәм Нургали улы. Спортчыларны турнир ачылу белән район башлыгы Рәис Миңнеханов та котлады, һәркемгэ матур уен, җиңү теләде.

Ярышлар 17-20 март көннәрендә уза, анда быел Россиянең 20 төбәгеннән 80нән артык спортчы катнаша. Яшьләр турнирында уйнау өчен дә республика районнарыннан 100дән артык спортчы килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев