Саба районында туган рәссам узенең искиткеч картиналары белән чит илдә зур танылу алган [+фоторепортаж]
Күз явын алырлык картиналары белән чит илләрдә зур танылу алган, Мәскәү, Екатеринбург, Коломна шәһәрләре музейларында сәнгать әсәрләре сакланучы якташыбыз 20 май көнне Балалар иҗат үзәгендә шәхси күргәзмәсен тәкъдим итте.
Словакия, Чехия, Латвия, Англия, Белоруссия, Мәскәү шәһәре сәнгать яратучылары Альфрид Шәймәрдановның картиналары белән хозурлана алса да, райондашларыбызга якташыбызның иҗаты таныш түгел иде әле. Сабабаш авылында туып, 1 яшеннән Казахстанның Караганда шәһәрендә үскән булачак талантлы рәссам шахтерлар гаиләсендә тәрбияләнә. «Рәссам булу кечкенәдән килгән хыялым иде дип әйтә алмыйм. Бу минем өчен көтелмәгән борылыш булды. Ничектер кул үзеннән үзе пумалага ябышты», - ди ул. Ленинградта киноинженерлар институтын тәмамлап, ул 1991 елга кадәр Казанда кинохроника студиясендә эшли. Эрмитажларда, Ленинград, Мәскәү музейларында сокланган югары сәнгать үрнәкләренең тәэсире дә булгандыр, 1993 елда беренче картинасын иҗат итә. «Беренче тапкыр пумала тотканда куллар калтыраганы, төсләр буталганы хәтердә әле», - ди үзе бу хакта. «Шары улетели» дип аталган беренче картинасы ук күргәзмәдә лаеклы урын алгач, анда иҗат дәрте тагын да арта. Альфрид Шәймәрдановның иҗатын «хәйләсез» ягъни наив сәнгать төре дип атыйлар. Гади итеп әйткәндә, балалар күзлегеннән ясаучы өлкәннәр сурәтләре ул, ягъни балаларча беркатлылык белән, «хәйләсез» ясалган рәсемнәр. Әлеге иҗат бик сирәк очрый торган сәнгать төрләренең берсе. Картиналарның күбесендә алгы планда төрле символны белдерүче хайван сурәтләнгән. Башка бик күп рәссамнардан аермалы буларак, якташыбызда образлы-символик тел бар. Иҗат эшләренә күз салуга рәсемнәрдәге җылылык, яктылык, гадилек, бала кебек самимилек күзгә ташлана. Шул ук вакытта тирән мәгънә, фәлсәфә дә салынган. Бу - рәссамның иң зур табышы.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев