Сабада “Хәтер шәме” мемориаль акциясе уздырыла
21 июньнән 22сенә каршы төндә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Тарихи хәтер" федераль партия проекты кысаларында республика күләмендә беренче тапкыр Бөек Ватан сугышы башлануның 76 еллыгына багышланган "Хәтер шәме" мемориаль акциясе уздырыла.
Аның максаты: Бөек Ватан сугышында - фронтта һәм тылда һәлак булганнарны искә алу. Республика яшәүчеләргә 21 июнь кичендә 21 сәгатьтән иртәнге 4кә кадәр шәм яндырып тәрәзә төпләренә куярга, мемориаль комплекслар, һәйкәл-обелисклар янында үткәреләчәк акцияләрдә катнашырга киңәш ителә. Сабада 22 июньдә Билгесез солдат һәйкәле, мәңгелек ут янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чара узачак. Кулларыбызга яндырылган шәмнәр тотып "Хәтер шәме" акциясенә кушылыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев