Сабада күпфатирлы йортларда капиталь ремонт [+фото]
"Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү Фонды турында"гы Федераль законны тормышка ашыру максатында быел Шәмәрдәндә 5 күпфатирлы йортка капиталь ремонт үткәрелә.
Шуларның икесен - Шәмәрдәннең Фатих Кәрим урамындагы 9нчы һәм 11нче йортларны төзекләндерүгә җаваплылыгы чикләнгән "Саба "Мелиорация ПМК" җәмгыяте алынды. Ике объектта 4,3 миллион сумнан артык эш башкару планлаштырылган. Ремонтны моннан 20 еллап элек панельдән төзелгән 9нчы йортта яшәүчеләр аеруча көткән.
"Стеналар бик юка, салкын үткәнлеге кулны куюга сизелеп тора. Сайдинг белән тышлау йортны җылытып кына калмый, тышкы кыяфәтен дә үзгәртә. Бу тирәдә андый ямьсез йорт бер без генә калган идек",- диде Газинур исемле ир-егет. Фасадны җылытуга 3,131 миллион сум тотылачагы ук ремонтның тиешенчә булачагын күрсәтә. "Сайдинг белән тышлаганчы стеналарны 10 сантиметрлы ике кат җылыту материалы белән төрәбез. Барысы 805 квадрат метрлы стенаның өч ягын бер ай дигәндә эшләдек.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев