Сабадан Фазуллиннар: “Бүләкне кибеттән алмыйбыз”
Сабага барып, юлда очраган кешеләрдән: "Фазуллиннар кайда яши?" - дип сорасаң, җавап бирмәскә дә мөмкиннәр. Ә менә укытучы Фәридә яки инкубатор хуҗасы Рамилне телгә алсаң, һәркем дөрес юл күрсәтәчәк. Алар - һөнәрләрен, ә сайлаган һөнәрләре аларны таныткан Фазуллиннар гаиләсендә без дә кунак булдык.
Бер кочак каләм-дәфтәр йөртә
Фәридә апаның юбилейлар елы быел. Күптән түгел 50 яшьлеген билгеләп үткән мөгаллимә Саба гимназиясендә 30нчы көзен каршылый. "Минем хезмәт кенәгәмдә бер генә язу", - дип елмая Фәридә ханым. Өч дистә ел элек тәүге мәртәбә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирергә алынган да шушы һөнәренә тугры калган ул. Хәзер инде беренче укучыларының балаларын укыта икән.
Әле эшли башлаган гына елларын бүгенге белән чагыштырып, Фәридә ханым болай ди: "Хәзер балаларга белем-тәрбия бирү авыррак. Мин бераз иске карашлы кешедер, бәлки. Тик заман мәктәбендәге кайбер кагыйдәләрне күңелем кабул итеп бетерә алмый. Элек, бала өендә каләмен онытып калдырса, партадашына: "Синеке бармы? Иптәшеңә биреп тор!" - дип әйтә идек. Хәзер алай дияргә ярамый. Чөнки каләм - акча җимеше. Бер карасаң, бу фикердә дә дөреслек бар. Ләкин, икенче яктан, бер-береңә ихтирам, игътибар, ярдәмчеллекне башкача ничек тәрбияләргә?! Кечкенәләр әле "оешып җитмәгән" була. Аларның өйдә нидер онытып калдыруы - гадәти хәл. Шуңа да мин үзем белән бер кочак каләм-дәфтәр йөртәм".
Балаларны аңлау, аларга ничек тә булышырга тырышу - Фәридә апаның җанында, канында. Бу җәһәттән бер вакыйганы искә алды мөгаллимә. Бишенче сыйныфта укыганда, улы Фәнзил мәктәптән кайта да: "Әни, син мине беркайчан да яратмассыңмы инде?" - ди. Аптырап калган әнисе: "Нигә алай сорыйсың, улым?" - дип кызыксына. Фәнзил: "Мин бүген "2ле" алдым", - дип ярып сала. Фәридә апа исә: "Улым, көн саен барлык фәннән "2ле" алсаң да, нәкъ шулай ук яратачакмын! Ләкин синең башың бар бит, әйдә, укыйбыз", - ди. Бүген исә Фәнзил - Казан дәүләт ветеринар медицина академиясе студенты, әтисенең уң кулы.
Чебиләр монда чыга
Рамил абыйны без өйдә тота алмадык. Яз, җәй айлары "бәбкә-чебеш сезоны" булганлыктан, ул инкубаторда куна-төнә эшли икән. Фәнзил дә шулайрак. Өйгә чәй эчәргә генә кайткан егет, өстәл артыннан кузгалганда, Фәридә апаны: "Әнием, рәхмәт!" - дип үбеп алды да әтисе янына чапты. "Улым гел, ашап туйгач, битемнән үбеп рәхмәт әйтә. Чит кешеләр моңа, никтер, гаҗәпсенә, ә безнең өчен бу - гадәти күренеш, - дип аңлатты әни кеше. - Фәнзилне йомшак холыклы дип булмый, ләкин ул йомшак күңелле. Кечкенәдән хайваннар тормышы белән кызыксынды. Мәктәп тәмамлагач та ике уйлап тормады: документларын ветакадемиягә илтеп тапшырды. Башка уку йортларына барып та карамады".
"Кечкенәдән әти кул астында, инкубаторда чуалгач, бу эштән башка үземне күз алдына да китермим", - дип серен чиште безгә соңыннан егет. Гаилә эшен тагын да нәтиҗәлерәк итү өчен Фәнзил икътисадый белем дә алган икән. Тик шулай да әлегә Рамил абый саннар дөньясында улына караганда яхшырак "йөзә". "Менә монда 15 мең үрдәк, 10 мең каз, 7 мең күркә бәбкәсе..." - дип тезеп китте ул инкубатор белән таныштырып йөргәндә. Биредә ел саен үрдәк, каз, күркә бәбкәләре, тавык чебиләре чыгаралар икән. Әле тагын "индоутка" дигәне дә бар. Йомыркаларны үзебезнең Лаеш районыннан гына түгел, Санкт-Петербургтан да алып кайталар. Чеби-бәбкәләр исә Татарстан районнарына, күрше төбәкләргә тарала.
Рамил абый үзе турында сөйләргә яратмый. Аның каравы, хезмәткәрләрен рәхәтләнеп мактый. "Саба районындагы иң яхшы машина йөртүче бу. Товар алып кайтуны аңа йөкләсәң, йомыркалар ни хәл икән, исән-сау кайтып җитәрләрме, дип борчыласы юк, - ди ул Раиф абый Фәлахов хакында. - Әнә алар турында языгыз!"
Үзләре бер ансамбль!
Фазуллиннар гаиләсендә кеше хезмәте югары бәяләнүне күрсәткән бер гадәт бар. Монда туган көннәр, гаилә бәйрәмнәрендә кибеттән сатып алынган бүләк бирмиләр. Бигрәк тә балалар кечкенә чакта. "Кулдан, күңел җылысын салып эшләнгән бүләктән дә кадерле нәрсә юк", - ди Рамил абый. Нидер әзерләргә өлгермәгәнсең икән, җырлап-биеп күрсәт! Монысы да менә дигән бүләк!
Җыр-бию димәктән, Фазуллиннар рәхәтләнеп гаилә ансамбле дә оештыра алыр иде. Музыка уен коралында уйный белүче башкалардан бер башка өстен була, дип саный Рамил абый. Яшьлегендә үзе дә биеп сәхнә тоткан гаилә башлыгы бу фикерне балаларына да сеңдерә алган. Кызлары Ләйсән - пианинода, ә Фәнзил баянда уйный. Икесе дә музыка мәктәбендә белем алганнар. Фәридә апа бик матур җырлый һәм бии. Ләкин сәләтләре, уңышлары турында беркайчан да кычкырып сөйләп йөрми алар. Монысы - Рамил абыйның әнисе Римма әби тәрбияседер, мөгаен.
Фәридә апа 15 ел буе каенана белән яшәгән. Тик аның турында сөйләгәндә "каенана" сүзен кулланмый, "Римма әни" ди. "Ул һәрвакыт матур була белде. Өйдә йөргәндә дә күлмәк яисә кофта-итәк киеп, энҗе-мәрҗән тагып куя иде, - дип искә ала мәрхүмә каенанасын Фәридә ханым. - Халат - иртән торып юынганчы гына киелә торган кием, көне буе халаттан йөрмиләр, дияргә яратты. Кеше янына ачык йөз, матур кием белән чыгарга куша иде. "Өйдәге борчуыңны урамга чыгып сөйләүдән файда юк. Бөтен кеше дә синең белән бергә борчылмый, шатланучылар да була", - дип өйрәтте. Әнинең киңәшләрен һәрчак истә тотарга тырышам".
"Тырыш, игелекле, хезмәт сөючән булып үссеннәр өчен, балаларны ничек тәрбияләргә?" - дип тә кызыксынабыз Фәридә апа белән Рамил абыйдан. "Үзең үрнәк күрсәтеп!" - ди алар беравыздан һәм хуҗабикә болай дәвам итә: "Бер генә мисал китерәм. Әни азсүзле минем. Дәшми-тынмый гына башкаларны кайгыртып яши белә. Кемгәдер начарлык эшләүдән коты алынып тора. Әле хәзер дә кергән һәрбер кешене, газчымы ул, почтальонмы, чәй эчерми чыгармый. Әнинең бу гадәте - миңа, миннән кызыма күчкән. Кызым, еш кына, әни, мин нәкъ синең кебек, дип кабатларга ярата. Тормыш иптәшен дә әтисенә охшатып, кулы эш белә торган булсын, дип сайлады. Киявебез төзүче, үз бригадасы бар. Шөкер, кулыннан килмәгән эш юк. Әле уйлап утырам: бала тәрбиялим дисәң, үзеңне тәрбияләргә кирәк шул..."
Мәдинә МОРАТОВА
http://magarif-uku.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев