Сабалылар, Сабантуй белән бәйле нинди күңелле хатирәләр, истәлекләр саклана? [сораштыру]
Халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуе якынлаша. Татар халкы яшәгән бөтен җиһанны иңләгән бу бәйрәмне һәркем күңел җилкенүе белән, зарыгып, канатланып көтеп ала.
Райондашларыбыз күңел сандыгында Сабантуй белән бәйле нинди күңелле хатирәләр, истәлекләр саклана? Бәйрәм алдыннан шул хакта сораштык.
Нурислам Насыйбуллин, лаеклы ялда:
Мин 14 ел Сабантуй үткәрү комиссиясе рәисе булып эшләдем. Бу дәвердә бәйрәмне күңелле итеп үткәрү, халык чын мәгънәсендә ял итсен өчен бар көчебезне куйдык. Элегрәк ул инкубатор артындагы мәйданда уза иде. Ул чорда бүгенге кебек мөмкинлекләр, уңайлыклар булмаса да, Сабантуйлары шулай ук бик оешкан төстә, зур җанлылык белән үтте. Ә минем өчен иң истә калганы 1989 елның 11 июнь көнне Бөрә буендагы каенлыкта узган беренче Сабантуе булды. Бу көнне 33 градусс эсселек булды, халык яңа урындагы күләгәгә сыенды. Сабантуйга бару өчен махсус юл салынып, яңа урында узган бәйрәм күпләрнең хәтерендә сакланадыр. Халкыбызның милли бәйрәме елдан-ел яңа төсмерләр белән байый, күркәмләнә баруына мин бик шат.
Гүзәлия Ганиева, Байлар Сабасы:
Сабантуйны һәр елны көтеп алам. Таныштыра, очраштыра, ял иттерә торган милли бәйрәмебез ул. Яшьрәк чакта уеннарда да бик теләп катнаша идем, хәйран саллы бүләкләр алганым булды. Бәйрәм хатирәләренең һәрберсе күңелдә яши. 1981 елны Сабантуй көнне кар явып, бөтен-җирне кар каплаганы истә калган. Бәйрәмдә җәйге пәлтәләр, шәлләр белән йөргән фотоларыбыз бар. Аннан тагын бер Сабантуйда булган кызыклы хәл онытылмый. Бәйрәмгә дип әзерләнеп, атап алган күлмәгемне киеп чыктым. Сабантуй тамашалары белән хозурланып утырып, бер мәлне торыйм дисәм, күлмәгем эскәмия буявына ябышып калган. Күлмәк кыйссасына багышлап «Тамгалы Сабантуй» дигән шаян шигырь дә язган идем әле.
Делюс Закиров, Югары Симет авылы:
Минем өчен иң истә калган Сабантуе 2013 елда булды. Бу елны мин район Сабантуеның абсолют батыры булып калдым. Мин 100 кг үлчәүдә, энекәшем Данис 110 кг да көрәште. Финалда энекәшемне отып, баш батыр булуга ирештем. Шулай ук 2015 ел да миңа зур уңыш китерде, ул елны да Сабантуй тәкәсен муенга салу насыйп булды. Сабантуй җиткәнен йөрәк тә сизә кебек, ярсу ат кебек, «дөп-дөп» тибә башлый. Быел да саулык мөмкинлек бирсә, көчемне сынап карарга исәп. Барлык райондашларны милли бәйрәмебез белән котлыйм, бәйрәмнәрнең имин, күңелле узуын телим!
Чулпан Фатыйхова, Тимершык авылы:
Сабантуйның күрке көрәш булса, бар яме төрле уеннарда дип саныйм. Шуңа бер генә уенга да битараф кала алмыйм. Ә иң истә калганы - 2010 елда узган Сабантуе булды. Мин бу елны бик күп уеннарда катнашып, күп бүләкләр белән кайттым. Йөгерүдә, велосипед ярышында, лапта киеп чабуда призлы урын яулап, берьюлы өч тузан суырткыч белән бүләкләндем. Шулай ук микродулкынлы мич, телевизор тумбасы, үтүкләү өстәле һәм башка бүләкләр Сабантуй бүләкләре. Быел да уеннарда катнашырмын дип өметләнәм, Сабантуйны ничек уздыруың бары үзеңнән тора. Актив булыйк, бәйрәмнең кадерен белеп калыйк!
Фәридә Вилданова сораштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев