Саулык еллар өстәсен
Ел саен 7 апрельдә планетада Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә.
Быелгысы "Яхшы сәламәтлек гомергә еллар өсти" шигаре белән "Картлык һәм саулык" дигән тема астында узачак. Сәламәтлегең яхшы икән, өлкән яшьтә дә тулы канлы тормыш алып бара, гаиләң һәм җәмгыять өчен һәрвакыт кирәкле кеше булып кала аласың - 7 апрель көнендә үткәреләчәк чаралар әнә шул хакыйкатьне тагын да тулырак аңларга булышлык итәргә тиеш. Халыкның картаюы - иң җитди социаль проблемаларның берсе. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, озакламый дөньяда олы яшьтәгеләр балалар саныннан күбрәк булачак. Мәсәлән, 1926 елда Россиядә уртача гомер озынлыгы 44 елга тигез булса, 1970-1975 елларда 71 яшь тәшкил иткән. Бу исә барыбызга да тормышка яңачарак карарга кирәклеге турында сөйли. Сораштырулар күрсәткәнчә, өлкәннәрнең 4-6 проценты көнкүрештә үзенә начар мөнәсәбәтнең нинди дә булса чагылышын тоя икән. Ә дорфалык, олы кеше - солы төше дигәндәй, өлкәннәрдә авыр рухи кичерешләр китереп чыгарырга мөмкин. Җитди чирләр дә алардан ерак йөрми. Яман шеш авырулары күпчелек өлкәннәрне сагалый. Әйтик, республиканың уртача күрсәткеченнән шактый ким булса да, районда күпләр хәтта исемен дә әйтергә курыккан чир табылган кешеләр саны арта бара. Әйтик, 2008 елда һәр 10 мең кешенең 27сенә шундый диагноз куелган булса, 2010 елда бу күрсәткеч 31гә җитте. Күп чирләр нервыдан дигән хакыйкатьне табибларның кире какканы юк әле. Шуңа күрә буыннар арасындагы мөнәсәбәтләрдә стресска китерә торган вәзгыять тумасын иде.
(Дәвамын газетадан укый аласыз).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев