Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Шоколад”та – өлкәннәр

Безнең "Шоколад" балалар бакчасы гөрләп тора. Көн саен мавыктыргыч чаралар, искитмәле уеннар, эзлекле шөгыльләр, кызыклы очрашулар әледән-әле балаларыбызны шатландыра, сөендерә.

Күптән түгел, балалар бакчасында зур вакыйга - очрашу булды. Мәгариф өлкәсендә лаеклы ялдагы хезмәткәрләрне хөрмәтләү, алар белән хезмәттәшлек итү матур традициягә әйләнде. Тәрбиячеләр, бакчага йөрүче балалар "асылташлар" - үз чорларында мәгариф өлкәсендә җаваплы урыннарда эш­ләгән чал чәчле мөгаллимнәр белән очрашты. Лаеклы ялда булган бакча мөдирләре белән кызыклы очрашуны район мәгариф бүлеге белән берлектә әйдәп баручы белгеч булып эшләгән Гөлшат Сабирова оештырды. Үзләренең гомерләрен нәниләр белән эш­ләүгә багышлаган бу ханымнар бак­чабызның эшчәнлеге белән бик теләп кызыксындылар, заманча җиһазландырылган бүлмәләрне кү­реп шатлыкларын уртаклаштылар, үзләренең файдалы киңәшләрен бирделәр. Ә инде балаларның чыгышын караганнан соң, һәрберсенең йөзендә соклану, ярату хисе күренде. Бу очрашу күбебезнең күңелләрендә сакланыр, киләчәк эшләргә, туачак көннәргә этәргеч булыр.

Дания Миңнеханова,

тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев