«Син миннән риза-бәхилме, Линарым?..» – Айгөл Бариева мәрхүм ире истәлегенә концерт куйды
Бер үк вакытта моңсу да, уйландыра да, тормышның кадерен дә аңларга өйрәтә торган җылы концерт карап кайттым. Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева ире Линар Юсипов истәлегенә аның туган көнендә зур концерт куйды. «Ашкынып килеп кердең тормышыма, ашкынып китеп тә бардың, Линарым», – дип эндәште Айгөл мәрхүм иренә.
4 июль көнне, күпләрне тетрәндереп, Айгөл Бариева тол калды. Танылган гаиләләр арасында иң матуры, иң бәхетлесе, бер-берсенә карата мәхәббәтләре һәм хөрмәтләре ташып торган пар итеп беләләр иде Айгөл апа белән Линар абыйны. 14 декабрь – Линар абыйның туган көне, Айгөл Бариева тамашачысын, дусларын, туганнарын, гомумән, Линар абыйны белгән һәммә кешене «Чулпан» мәдәни үзәгендә җыйды. Иң азактан: «Линар үз туган көнендә барыбызны да бергә җыйды», – диде.
«Линар чын ир-ат булды»
Холлда Линар абыйның фотоларыннан күргәзмә оештырылган, фотосурәтләреннән ясалган альбом да сатыла иде. Концерт та ул төшергән фотолар җыелмасы белән башланып китте. Кадр артында «Гомер – ул бу дөньяда үтелгән еллар гына түгел» дигән сүзләр яңгырады.
Бер елны Айгөл Бариева белән Лилия Муллагалиева цирк бинасында «Безгә – 100» дигән концерт куйганнар иде. Ул тамашада да Линар абыйның кулыннан фотоаппараты төшмәде. Кайлардан гына, ничек кенә итеп төшермәде ул. Бу концертта да карап утырам: аның объективына нәрсә генә, кемнәр генә, нинди вакыйгалар гына эләкмәгән икән.
Сәхнәгә ялтырап торган аксыл күлмәктән Айгөл Бариева чыкты һәм концертны «Рәхмәт тормышымда булган өчен» җыры белән башлады. Сәхнәнең бер кырыенда аларның икәү бергә төшкән фотолары тора. Шул фото янына чәчәкләр тезелде. Тамашачасы һәр җыр саен Айгөлгә чәчәкләр чыгарды. Анысын да: «Линарым, бу чәчәкләр барысы да сиңа», – дип, Айгөл кабат күккә карап эндәште.
Сәхнәгә чәчәкләр белән Айгөл Бариеваның әтисенең бертуган абыйсы Наил абый чыкты. «Әле хәзердәй хәтерлим: чирек гасыр элек Линар белән безгә кердегез дә, Линар синең кулыңны сорады. «Мин бүген сезгә бернәрсәне дә ышандырып әйтә алмыйм. Үз тормышым, үз гамәлләрем белән аңа лаеклы икәнне күрсәтермен», – диде. Чыннан да, син аның белән хатын-кыз бәхетен дә тойдың, чынлап та, ул синең тормышыңда иҗат, сәнгать өчен, бәхет өчен юллар ачып барды. Ул – чын ир кеше. Урыны җәннәттә булсын», – диде.
Айгөл Бариева концертны ире белән сөйләшкән кебек итеп алып барды. Аңа эндәште, аңа сөйләде, аның белән бергә искә дә алды. Тормыш иптәше белән яшәгән 25 елга якын гомерен кисәкләргә бүлеп, әркен генә бер-бер артлы искә төшереп барды.
«Син терәк идең, син имән идең. Синең белән Себер җилләрен дә, әнисез калуны да кичердем. Ярты елдан туй иттек. Юкәләр чәчәк аткан чак иде ул. Хәтерлисеңме? Хәтерлисе-е-ең!» – дип сөйләде Айгөл. Һәр фикеренә, һәр сүзенә җырын да башкара барды. «Дога» җырын ул әти-әниләренә, дәү әниләренә багышлап җырлый торган иде. Шул исемлеккә хәзер ире дә керде.
«Ашкынып яшәдең, ашкынып китеп тә бардың. Синең бөтенләйгә киткәнне акыл белән аңлыйм, күңел генә ышанырга теләми. Син туган көн бүген. Ләкин мин белмим: җирдән киткәннәрнең туган көне бәйрәмме, әллә матәмме?» – диде Айгөл.
«Әти синең бәхетле булуыңны теләр иде»
Концерт башланыр алдыннан, сәхнә артында кулын кесәсенә тыгып, үзе идәнгә карап, уйланып йөрүче уллары Камилне күрдем. Айгөл Бариева социаль челтәрдәге сәхифәсендә Камилнең дә Мәскәүдән кайтуы, самолетларын берничә сәгатькә кичектерүләре, төне буе йокламыйча улын көтүе турында язган иде. Әтисенең туган көнендә аның дәвамчысы булган Камиле дә чыгыш ясады.
«Ярый әле мал туплыйсы урынга дөнья гизгәнбез. Синең балаларга да дөньяны күрсәтәсең килде. Мин синең теләгеңне үтәдем, балаларга да матурлыкны күрсәттем. Диңгез ярында икесе ике ягыма килеп утырдылар да: «Әни, әти синең бәхетле булуыңны теләр иде», – диделәр. Балаларыбыз – акыллылар, төплеләр, сабырлар. Шуларга калдырып киткәнсеңдер инде син мине», – диде Айгөл.
Экранда архив видео – Линар абый кечкенә улын сөя. Сәхнәгә Камил үзе чыкты. «Я папу за руку держал» шигырен сөйләп, легендар «Помолимся за родителей» җырын җырлады. Зал ул чыгыш барганда күз яшенә күмелде. Камилнең үзенең дә тавышы калтыранып чыкты, күзләре яшьләнде. Кызлары Айлинә исә концертны залдан күзәтте, бер генә минутка да кулыннан телефоны төшмәде. Әтиегез сезнең белән горурлана торгандыр, Камил, Айлинә.
«Киттең, киттең, киттең, җаным...»
Концертны Айгөл Бариева ире яраткан һәм аңа багышланган җырлардан гына төзегән. Шуңа күрә ул Линар абый яраткан рус җырларын да башкарды. «Татар эстрадасын син аңлап та, өнәп тә бетерми идең. Шулай да синең плейлистта берничә татар җыры бар иде», – диде ул һәм экранда Линар Юсиповның сәхифәсендәге татарча җырлар исемлеге ачылды. Иң беренче Зәринә Хәсәншина башкаруында «Ак чәчәкләр» җыры тора иде. һәм ул мизгелдә сәхнәдә Зәринә үзе пәйда булды.
Шул ук исемлектә булган легендар Фәридә – Алсу дуэты «Парлы чыршылар»ын, Лилия Муллагалиева «Кеше килә җиргә, кеше китә», Гөлнара Габидуллина «Тимә син, язмыш», Айфара төркеме «Сау бул» җырын башкарды. Мәдинә Гайнуллина үзәк өзгеч шигырь укыды.
Өчесе дә озын кызыл күлмәк киеп чыккан Зөләйлә төркеме «Киттең» дип җырладылар. «Киттең, киттең, киттең, җаным, киттең кайтмас юлларга», «Бөркетемә кемнең күзләре тиде» дигән юлларда парларын югалткан кешеләрнең йөрәкләреннән кан саркыгандыр. Елаттылар!..
Айгөл Бариеваның иҗатташ дуслары залда да күп иде. Гүзәл Идрисова, Айгөл Нәбиуллина, Нурзадәне күрдем.
«Син миннән риза-бәхилдер ич, Линарым?»
Бу концерт – яшәүнең, яраткан кешеләреңнең кадерен белергә, аңларга өйрәтә торган концерт булды. Күз карашыннан ук ялгызлык күренеп торган апалар, әбиләрнең күңелләрен тагын бер кат йомшарткан да, парлы булудан да бәхетлерәк нәрсә юк икәнен аңлаткан да концерт булды. Кеше китсә дә, эзе, аны яратучы кешеләр калганны аңлата торган концерт булды. Тамашачы да нинди концертка килгәнен аңлап килгән. Җылы итеп, яратып кул чаптылар Айгөлгә. Шушы авыр заманда моңлы, моңсу, кирәкле концерт булды.
Концерт буе күзеннән яшь тамдырмады Айгөл апа. Бөтен җырларын да пыялалы күз белән, сыкрап-сыкрап җырласа да, йөзеннән яшь акмады. «Рәхмәт тормышымда булган өчен» җырына төшерелгән клипны экраннан күрсәтеп, кире сәхнәгә чыккач, үксеп җибәрде. Рәхмәтләрен дә чын күңелдән елый-елый әйтте. «Бу кайгыны мин сезнең белән генә җиңдем!» – дип, иң зур рәхмәтен тамашачысына әйтте.
«Яшәдек, Линар, соңгы минутына хәтле бер мизгелне дә әрәм итмичә яшәдек. Соңгы көнне дә, җитәкләшеп, Казан буйлап йөрдек. Урадык, әйтерсең лә синең дөнья белән хушлашуың идең. Көнозын кулга кул тотынышып йөрдек. Ниләр генә сөйләшмәдек ул көнне – балаларның киләчәге, планнарыбыз, хыялларыбыз, уртак сәяхәтләребез турында. Син минем кабат иҗатка кайтуымны теләдең, яңа җырлар яздыруымны теләдең. Ул көнне сөйләшеп сүзләр бетмәде. Кичәдә яңгыраган җырлар да – син теләгәнчә, син яраткан җырлар. Син миннән риза-бәхилдер ич, Линарым?»
Энҗе Габдуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев