Сәләт - бәхет ачкычы [фоторепортаж]
"Сәләтле балачак - өметле киләчәк" - балалар сәнгать фестивале быел үзенең кечкенә генә юбилеен - 15 язын каршылады. Еллар дәвамында исеме үзгәрсә дә, җисеме шул ук калды: елдан-ел камилләшеп, яңа талантларны ачу юнәлешендә нәтиҗәле эшен дәвам итә.
Узган шимбәдә Балалар иҗат үзәгендә фестивальнең иң югары ноктасы - Гала-концерт узды. Ул көнне өстәмә белем бирү түгәрәкләрендә шөгыльләнүче укучыларның бер еллык эшчәнлекләренә йомгак ясалып, иң сәләтлеләр сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнде. Балалар иҗат үзәге директоры, фестиваль комиссиясе рәисе Венера Хәбибрахманова әйтүенчә, фестивальнең сайлап алу туры 4 көн дәвам итеп, аларда барлыгы 114 чыгыш каралган. Шулар арасыннан 58 чыгыш гала-концертта катнашу хокукы алган. Конкурс-фестивальдә алты номинация (вокал, вокаль ансамбль, хореография, театр һәм фольклор, рәсем һәм гамәли сәнгать, остаз номинацияләре) буенча бәя бирелде. Вокал-соло номинациясендә Юлбат урта мәктәбенең I сыйныф укучысы Илсаф Сәйфуллинга (җитәкчесе - Фәрит Әүбакиров) "Кояшлы ил" җыры җиңү китерде. Әлеге номинациядә 2 урынга лаек булган Минсур энесенең бу зур җиңүенә чын күңелдән куанды гына, әлбәттә. Шулай ук Юлбат урта мәктәбенең Фәрит Әүбакиров җитәкчелегендәге курайчылар ансамбле "Вокаль ансамбль" номинациясендә иң югары бәягә лаек булды. "Укучыларыбызның уңышлары белән чын күңелдән куанам. Җиде призлы урын яуладык, шуларның өчесе - 1 урын. Киләчәктә дә сынатмауларын телим",- дип шатлыгын уртаклашты Юлбат урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлсинә Габделхәева. Хореография буенча җиңүчеләрне сәхнәгә дәшкәч, күз явын алырлык киемле биючеләр белән зал тулды. Кечкенәләр һәм уртанчылар төркемнәренең икесендә дә Саба гимназиясенең Гөлчәчәк Гаррапова җитәкчелегендәге "Сәйлән" коллективы җиңү яулады. Шулай ук 1 урынны "Ритм" (сәләтле балалар мәктәбе, җитәкчесе - Миләүшә Насыйбуллина) бию коллективы да бүлеште. Зурлар төркемендә җиңүгә Юлбат урта мәктәбенең "Модерн" бию коллективы иреште (җитәкчесе - Альмира Дәүләтшина). Венера Хәбибрахманова быелгы фестивальдә хореография буенча чыгышларга югары бәя биреп, бу исә әлеге өлкәдә эшләүче белгечләрнең һөнәри яктан үсешен күрсәтүче күренеш булуын билгеләп үтте. Театр һәм фольклор номинацияләрендә дә берсеннән берсе үзенчәлекле чыгышлар тәкъдим ителде. Саба гимназиясенең "Мизгел" театр коллективы сәхнә осталыгы буенча иң югары дип бәяләнде. Жюрига 4 көн барган фестивальнең сайлап алу турында иң лаеклыларны билгеләү җиңелләрдән бирелмәвен чамалау авыр түгел билгеле.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев