Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Соңгы көннәрдә Саба районында булган янгыннар [+фоторепортаж]

Соңгы көннәрдә районда янгыннар ешайды.

Әйтик, 25 июньдә Оет авылында шәхси хуҗалык мунчасы янды. Бәхеткә, башка корылмаларга зыян килмәде. 26 июнь көнне Сабабаш авылындагы шәхси хуҗалыкта да мунча чардагы яна башлый. Күтәрелгән төтенне вакытында күреп калулары нәтиҗәсендә генә, ут 6 квадрат метр мәйданга гына җәелергә өлгерә һәм килеп җиткән янгын сүндерүчеләр тарафыннан тулысынча сүндерелә. Ике очракта янгын - мунча якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, мичләрне дөрес чыгармау сәбәпле килеп чыга. Төтен юлы алюминий һәм металл торбалардан эшләнгәна һәм түбә турысыннан үткән урыннары янучан резена материал төрелгән була. Мунча мичләрен түшәмнән алып түбәгә кадәр кирпечтән чыгару шарт.

Моннан тыш терлекләргә печән әзерләү чорында да янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлүен тәэмин итәргә кирәк. Еш кына кибеп бетмәгән печән кызып та янгын чыгуга сәбәп булырга мөмкин. Әгәр печән дымлырак икән, ашыгып кибәнгә өймәвең хәерле.

Янгыннар беркемгә дә фаҗига китермәсен.

Соңгы 4 фото Оет авылыныкы, калганнары Сабабаш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев