Сугышчан юлын – Суслонгердан
Гомер узган саен кеше балачагына ешрак әйләнеп кайта. Еллар артында күмелеп калган әти-әнинең иркә-назы, яна гына мичтән чыккан кайнар ипи тәме сагындырып үзәкне өзә. Әти-әни…
Минем дә сезгә искиткеч матур гомер юлы узып, әле яңа гына бакыйлыкка күчкән газизләрем турында сөйлисем килә. Бер урамда уйнап-үсеп, мәктәп тәмамлап, 67 ел бергә гомер итеп, алты көн эчендә бер-бер артлы бакыйлыкка күчкән әти-әнием язмышы легендаларга тиң. Кинолардан күреп, китаплардан укып без табына торган Таһир-Зөһрә мәхәббәте гасырларны кичеп яши!
Әтием Шамил Бикмөхәммәт улы Биккенин 1926 елда дөньяга килгән. Бәләкәйдән тапкырлыгы, зирәклеге, эш сөючәнлеге белән күрше-тирә малайларына үрнәк була. Бик тыйнак әнием Миңнегөлне дә усал малайлардан яклап, туган сеңлесе кебек саклап кына йөртеп үстерә ул. Һәрвакыт бергә урамда җитәкләшеп үскән бу ике балага карап «Кияү белән кәләш үсә», - дип сокланалар. Илгә килгән сугыш афәте әтиемне дә читтә калдырмый. Аның сугышчан юлы Суслонгер лагереннан башлана. Дошманны жиңәргә яуга киткән әти биредәге вәхшилектән, чарасызлыктан, ачлык һәм түзеп булмаслык дәрәҗәдә кабахәтлектән исән калса да, гомеренең соңгы көненә кадәр ул мәхшәрне күз яшьләрсез генә хәтерендә яңарта алмады. Һәр ел саен, Җиңү көнендә, барысын да сөйли иде.
1945 елда әтиебезне кыска сроклы ялга җибәрәләр. Җиңү шатлыгы, яшьлек дәрте белән хисләнеп кайткан егет яшьтән бергә уйнап үскән әниебез Миңнегөл янына ашыга.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев