Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанны Грециягә алыштырмаган якташыбыз [+фотолар]

Шулай беркөнне «Шәһри Казан» газетасында «Татарстанны Грециягә алыштырмадым» дигән мәкаләгә күзем төште. Велосипедта дөнья гизүче Екатеринбург Федераль университетының физика факультеты студенты 19 яшьлек Илфат Хәйруллин турында икән.

Ул, 1100 чакрым араны 10 көндә узып, Казанга килгән. Башта исем китмичә генә укый башлаган идем (андый «хыялый»лар хәзер дөнья тулы), ахырдагы җөмләсе игътибарымны җәлеп итте. «Әле әбинең туган ягы булган Саба районы Курсабаш авылына барып килергә уйлыйм». Бу мине бик кызыксындырды. Туган авылым бит! Телефоннан шалтыратып барлый башладым, ләкин очына чыга алмадым. Берничә көннән Курсабаштагы туганым Нәзирә апа «Теге егетең авылга кайткан», - дип шалтыратты.

Ислам абый Шәрәфиевларның туганы икән. Әнисә апаларга кайткан. Кызы Ләйләләргә тукталган. Туганнары җыелышып күрешкәннәр, Илфатка әби­сенең туган авылын күрсәткәннәр.

Илфат башта велосипедта авыл араларында гына йөргән. Өч ел элек абыйсы Дамир белән әнисенең туган авылына (400 чакрым) барган. Интернетта велосипедта сәяхәт итүче егет турында укыгач, Казанга бару уе туган. «Китәргә бер атна калгач, бу турыда әти-әнигә әйттем, яшенле яңгыр яуса, нишләрсең»,-дип куркалар. Әтисе хәтта: «Грециягә барырга акча бирәм», - дип ялынган.

«Үземнең җыеп барган стипендиямне һәм кирәк-яракларымны алдым да, 21 июльдә 12 сәгатьтә юлга кузгалдым», - ди ул.

Беренче көнне 70 чакрым узгач, Чиләбе өлкәсендәге Әлми авылында тукталган. Ул кергән әби белән бабай башта куркып калсалар да, үзләре бик киң күңелле кешеләр булып чыккан. Мунча ягып, кунак итеп җибәргәннәр. Икенче көндә юлда велосипедта килүче бер кыз очраган. Германиядән Кытайга баруы икән, сөйләшеп утырганнар… Златоуст шәһәрендә бер велосәяхәтче белән шәһәрне карап йөргәннәр. Уфада покрышкасын алыштырырга туры килгән.

Илфат: «Авылларда кунарга тукталганда, татар кешеләренең артык ышанучан, шул ук вакытта мәрхәмәтле булулары гаҗәпләндерде. Ишек алларына гына палатка куеп йокларга сорыйм, ә алар өйләренә чакырып, ашатып-эчертеп җибәрәләр. Алар минем кем икәнлегемне дә белмиләр бит югыйсә. Кызганыч, алар белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырырлык дәрәҗәдә туган телемне белмим. Киләчәктә татар телен барыбер өйрәнәчәкмен», - ди.

Казанга килеп кергәч, Илфат бөтен көченә «Татарстан!», «Казан!» дип кычкырган. Казандагы туганнарында кунак булган. Кремль, Сөембикә манарасы, Казансу елгасы аңа бик ошаган. Әбисенең туган авылы Курсабаш та бик җылы тәэсирләр калдырган, бигрәк тә мәчет һәм яңа төзелә башлаган парк. Татарча сөйләшергә өйрәнеп, авылга яңадан кайтырга вәгъдә биргән Илфат. Авылдашларга, бигрәк тә яшьләргә велосипедта йөрергә тәкъдим иткән. Аның киңәшен тыңлап, үзем дә киләсе ай пенсия акчасына велосипед алырга уйлап куйдым әле.

Курсабашта бер кич кунак булып, икенче көнне үк Казаннан башта Мәскәүгә, аннары Кырымга бару планнары икән велосипедчы егетебезнең. Исән-имин, хәерле юллар сиңа нәсел-ыруын, тамырларын онытмаган спорт сөюче якташыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев