Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тол бәхете – балаларда

Рамил хәзрәт вәгазь сөйли: "Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.внең хә­дисе бар, җәннәттә минем белән янәшәмдә ике генә кеше булыр, ди... Аның берсе - ятим баланы алып, аңа ашау-эчүдән тыш, тәрбиясен биргән ана. Икенчесе - ире вафат булып, балалары белән тол калып, аларны үги әти белән үстермим дип, тормышның ачысын-төчесен татып, балаларымны кеше...

Рамил хәзрәт вәгазь сөйли: "Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.внең хә­дисе бар, җәннәттә минем белән янәшәмдә ике генә кеше булыр, ди... Аның берсе - ятим баланы алып, аңа ашау-эчүдән тыш, тәрбиясен биргән ана. Икенчесе - ире вафат булып, балалары белән тол калып, аларны үги әти белән үстермим дип, тормышның ачысын-төчесен татып, балаларымны кеше итим дип тырышкан хатын-кыз. Аллаһ Тәгалә каршында иң күркәм аналар менә шулар".

Шушы вәгазьне тыңла­ганда Пүкәл авылында яшәүче Рузания Сә­фиуллина тормышы күз алдына килде. Сабыйлары хакына ишелеп килгән кайгы-хәсрәткә дә түзә ананың йөрәге. Кызыл Мишәдә үскән кыз 21 яшендә Пүкәл авылы егете Мәгнәвигә кияүгә чыга. Гаиләдә бер-бер артлы дүрт малай - Мөнәвир, Мөнир, Фәнис, Мөдәрис туа. Рузания апа Олыяз бригадасында бригадир вазыйфасын башкара, ире тракторда эшли. Әмма тигез тормыш озакка сузылмый. Өч ел авырып урын өстендә ятканнан соң, ак канлылык авыруыннан ир вафат була. Уналты гына ел парлы гомер иткән Рузания апа 37 яшендә тол кала. Балаларның олысы 8 сыйныфны тәмам­лаган, кечесенә өч яшь тә тулмаган. Колхоз эше, йорт-җирне караудан тыш, балаларының тән һәм җан саулыгы да ялгыз хатынның ялгызына кала. Туганнар, әти-әни ярдәм итеп торса да, ялгызлыкның үзәккә үткән минутларын тол хатын үзе генә белә.

-Иремнең вафатын бик авыр кичердем. Үзем елар идем, үзем кул эше эшләр идем. Чиләк куйсам, күз яшенә чиләкләр дә тулыр иде, дип уйлар идем шулчакларда, - дип бүген дә елап ала ул.

Авыру каенанасын тәр­бия­ләп соңгы юлга озата. 14 ел бригадир булып эшли, 9 ел авыл халкыннан сөт җыя.

- Башта халыкка эш­к­ә әйтеп чыгам, аннан сөт җыярга китә идем. Нәрәтем үтәл­мичә шелтәләр алып эш­ләмәдем. Элек авылда эш күп иде бит, күмер, ашлама бушату дисеңме, кайчан әйтсәм дә тыңлыйлар иде. Бер елны бәрәңге казу соңга калынды, башка авылда сентябрь башында чыктылар, безгә 22сендә генә килделәр, и борчылдым инде. Уйлап, уйлап йөрдем дә, авыл башыннан һәр йортка кереп эшкә чакырырга тотындым. 70-75 яшьлек пенсионерларны җыеп, кырга чыктык. Берсе дә сүз тыңламыйча калмады, тиз арада бәрәңгене алып бетердек. Аннан рәис һәркайсына 2шәр центнер бодай бирде, - дип сүз тыңлап эшкә чыккан хезмәт кешеләренә рәхмәт укып яши ул бүген дә.

Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев