Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тормыш яме - хезмәттә

Язмамның герое хезмәттән ямь табучы, тормышта үз урынын тапкан, Тимершык авылында гомер итүче Илдар Илгизәр улы Нуруллин турында.

Кулыннан эш килә торган тырыш кешеләрнең тормышта бәхетле, матур яшәүләрен һәммәбез күреп тора. Андыйлар нинди генә эшкә тотынмасын, аны җиренә җиткереп башкара. Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба. Язмамның герое да хезмәттән ямь табучы, тормышта үз урынын тапкан, Тимершык авылында гомер итүче Илдар Илгизәр улы Нуруллин турында. Хезмәт тәрбиясенә, иң беренче чиратта, гаиләдә нигез салына. Ул тырыш, эшчән гаиләдә 1957 нче елда дөньяга килә. 1964 нче елда беренче сыйныфка укырга керә. «Октябрятка, пионерга, комсомол сафларына алынуым - гомеремнең иң истәлекле мизгелләренең берсе»,- дип искә ала ул. Беренче укытучысы Сания Хәсәновна да тырыш егеткә зур өметләр баглый. Урта белемне Саба урта мәктәбендә ала Илдар абый. Җәйләрен комбайнда эшләп, хезмәткә өйрәнеп үсә. 1975-77 елларда ил алдындагы хәрби бурычын үти. Германиядә Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач, туган авылында хезмәт юлын дәвам итә.

Гомер аккан судай тиз үтә. Хезмәт юлында ныклы эзләр салына Илдар абыйның: 12 ел тракторда, 6 ел инженер, 2 ел парк мөдире, 22 ел мәктәптә эшләү... Башкарган хезмәтләрнең нәтиҗәләре дә сөендерерлек. Колхозда эшләгән елларында тырышлыгын югары бәяләп, Германиягә туристик путевка белән бүләкләнә. Мәскәү шәһәрендә ВДНХда катнашып, нәтиҗәле хезмәте өчен бронза медальгә лаек була. Машина-трактор төзелеше буенча ул белем биргән егетләр авылда бүгенге көндә алыштыргысыз белгечләр. Хәзерге көндә дә ул Тимершык урта мәктәбендә хезмәт куя. Хуҗалык эшләре буенча җаваплылыкны һәм оператор вазифасын намус белән башкара.

Кешенең тормышы ни дәрәҗәдә уңышлы булуы аның хезмәте белән бергә гаиләсенә дә бәйләнгән. Бу яктан да Илдар Илгизәрович бәхетле. Нуруллиннарның 1981 нче елда кабызган гаилә учагы һәркемне сокландыра, яшьләр өчен үрнәк булып тора. Тормыш иптәше Зәмфирә Фәнәви кызы үзенең бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә биргән изге зат. Аның тырыш хезмәт юлын дистәләрчә грамоталары, "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, "Татарстанның атказанган укытучысы" дигән мактаулы исемнәр бизи.

Нуруллиннарның гаиләсе һәрвакыт хезмәттән ямь табып яши. Балаларын да үзләре үрнәгендә тәрбияләделәр. Улы һәм ике кызлары да тормышта үз урыннарын табып, әти-әниләренең өметләрен аклап, гомер итәләр. Бүгенге көндә өч оныкның кадерле дәү әтисе белән дәү әнисе дә алар. Нәсел чылбыры дәвам итә, моннан да зур бәхетнең булуы мөмкинме соң?

Энҗе Биктимерова,

тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев