Тыл геройлары, күпме сез?
"Саба таңнары"ның 16 март санындагы "Тарихта һәркемгә урын бар "баш астындагы язма белән танышкач, күңелемдә җылы хисләр уянды. Район ветераннар советы рәисе Расих Сабировның дәһшәтле сугыш елларын кичергән тыл ветераннарының исемнәрен мәңгеләштерү чарасы буларак, хатирәләрен киләчәк буыннарга җиткерү, алар турында язмалар һәм фоторәсемнәре белән Хәтер дәфтәре-альбомнар эшләү турында мәктәпләрнең педагог-оештыручылары...
"Саба таңнары"ның 16 март санындагы "Тарихта һәркемгә урын бар "баш астындагы язма белән танышкач, күңелемдә җылы хисләр уянды. Район ветераннар советы рәисе Расих Сабировның дәһшәтле сугыш елларын кичергән тыл ветераннарының исемнәрен мәңгеләштерү чарасы буларак, хатирәләрен киләчәк буыннарга җиткерү, алар турында язмалар һәм фоторәсемнәре белән Хәтер дәфтәре-альбомнар эшләү турында мәктәпләрнең педагог-оештыручылары белән эшлекле сөйләшүләр үткәрүе нәтиҗәсендә укучыларның эзләнү отрядларының эшчәнлеге җанлану сөенечле, билгеле. Бу изге эш ахырынача җиткерелер дигән өмет тә арта. Ә шулай да күңелнең бер почмагында борчу да бар. Мәгълүм ки, тыл геройлары булып сугыш вакытында 6 ай тылда эшләгән һәм СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән кешеләр санала. Алар нигездә "1940-1945 еллардагы Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән кешеләр. Тыл хезмәтчәннәренең жиңүгә керткән өлешен көчәйтеп, 2000 елларда аларга бирелгән таныклыкта "Бөек Ватан сугышы ветераны" дип язылган. Бүгенге көнгә Саба районы сайтында тыл каһарманнары турында мәгълүмат бар. "Саба таңнары"ның 2013 елның 11 декабрь санында "Тыл ветераннарыбыз 5 меңгә якын" дигән хәбәр басылгач, район архивында сакланган документларны өйрәнеп, тирәнтен уйланганнан соң, бу бик аз, тыл хезмәтчәннәре-хезмәт фронтында катнашучылар берничә мәртәбә артык булырга тиеш дип язып чыккан идем. Бүген дә шул фикеремдә калам. Районыбызның тыл каһарманнары саны 10 меңнән артык булырга тиеш. Балтач районының тыл геройлары исемлегенә 14 меңнән артык кеше кертелгән. Балтач һәм безнең район территорияләре һәм халык саны буенча да бер чама зурлыкта. Димәк, безнең район тыл геройлары да шуннан ким булмаска тиеш. Дәлилләр китерәм. Сатыш авыл җирлеге төзегән исемлеккә Мамалай авылыннан 91 кеше кертелгән. Район, республика архивларында эзләнүләрем нәтиҗәсендә түбәндәгеләрне ачыкладым. 1946 елның 30 августында райбашкарма комитеты рәисе З.Амирханов "Кызыл яшьләр" колхозы хезмәтчәннәренә (Мамалай авылы.) 138 медаль тапшырган, 143 кеше тәкъдим ителгән булган (исемлекне Республика Милли архивы фондыннан күчереп алдым). Яңадан 1948 елның 20 августында 59 кеше "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән (медаль тапшыру акты район архивында сакланган, райбашкарма комитеты рәисе М.Низамов имзалаган). Яңадан аерым исемлекләрдән авылыбыздан бюджет оешмаларында эшләгән 3 кешене ачыкладым. Шулай итеп, 1946-1948 елларда фидакарь хезмәт өчен 200 кеше зур дәүләт бүләгенә лаек булган. Шуңа өстәп хәзерге чорда (1980-2009 еллар) медаль таныклыгына ия булганнар - 37 кеше. Шулай итеп, зур булмаган Мамалай авылыннан 237 кешенең исеме мәңгеләштерелергә тиеш. Чагыштырып карагыз: бер авылдан 237 кеше, ә өч авыллы Юлбат авыл җирлегеннән - 231 кеше. Сәбәбе бер: юлбатлылар 1946-1948 елларда медаль белән бүләкләнүчеләрне тиешенчә барламаганнар. Тагын бер мисал: 1947 елның 28 апрелендә Саба урта мәктәбенең 21 хезмәткәренә (17 укытучы һәм 4 җыештыручы-мичкә ягучы) медаль тапшырылган. Саба шәһәр җирлеге исемлегеннән мин аларның берсен дә тапмадым. Ялгышмасам, ул елларда хәзерге район территориясендә 66 торак пункты булган (1944-1956 елларда районның төньяк һәм төньяк-көнбатыш өлешендәге 19 авыл һәм Шәмәрдән бистәсе Чүриле районы составында булган. Аларның документларын Чүриле районы архивыннан эзләргә кирәк). 66 авыл дидем, ә Байлар Сабасы һәм Шәмәрдән оешма-предприятиеләр һәм халык саны буенча һәркайсы 4-5 авыл зурлыгындадыр. Мәсәлән, Саба шәһәр җирлегенә кергән Урта Сабадан 1946 елда бүләкләнүчеләр саны 150 дән артык булган.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев