Саба таңнары

Сабинский район

18+
Кичә, бүген, иртәгә

Укучылар бөтенроссия тикшерү эшләре язачак

Декабрь аенда 4 сыйныфлар бөтенроссия тикшерү эшләре язачак. Илебезнең 70 төбәгендәге 600 меңләп укучыга математика һәм рус теленнән сынау узарга туры киләчәк. Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов сүзләренчә, бу төр эшләр мәктәпләр һәм ата-аналар өчен укучыларның реаль белемен ачыклау инструменты. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 11 елга бер тапкыр...

Декабрь аенда 4 сыйныфлар бөтенроссия тикшерү эшләре язачак. Илебезнең 70 төбәгендәге 600 меңләп укучыга математика һәм рус теленнән сынау узарга туры киләчәк. Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов сүзләренчә, бу төр эшләр мәктәпләр һәм ата-аналар өчен укучыларның реаль белемен ачыклау инструменты.


Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 11 елга бер тапкыр үткәрелгән Бердәм дәүләт имтиханына карап кына укучының белеменә бәя бирүне бик үк дөрес түгел дип атаган иде. Баланың беренче сыйныфтан башлап уку-укыту программасын ни дәрәҗәдә үзләштерүен күзәтергә кирәк, дип саный ул.

- Балаларда Бердәм дәүләт имтиханына карата психологик киртәләр саклана. Без моны җиңәргә тиеш. Баланың белемен даими төстә тикшереп тору гамәлгә кертелсә, балалар имтиханны гадәти күренеш итеп кабул итәргә өйрәнер дип уйлыйбыз, - дип белдергән иде Энгель Фәттахов.

Федераль дәрәҗәдәге җитәкчелек тә шул рәвешле фикерли, күрәсең. Быел сынау рәвешендә илебезнең 19 мең мәктәбендә белем эстәүчеләр бөтенроссия тикшерү эшләре язуда катнашачак. Киләчәктә бу төр эшләрне һәр ел саен барлык сыйныфлар өчен дә үткәрү күздә тотыла. Әмма аларны этаплап кертергә ниятлиләр. Быел рус теле һәм математика буенча сынауны апробация рәвешендә 4 сыйныфлар язачак. 2016 елда инде алар өчен бу сынау мәҗбүри булачак, ә 5 сыйныфлар арасында тәҗрибә үткәреләчәк.

- Бөтенроссия тикшерү эшләре дәүләт йомгаклау аттестациясенең аналогы түгел. Әмма моны яңалык дип тә атап булмый. Бөтенроссия тикшерү эшләрен моңа кадәр, традицион рәвештә, күп кенә төбәкләрдә һәм аерым мәктәпләрдә уздырылган еллык контроль эшләре белән чагыштырырга була, -- дип аңлата Сергей Кравцов.

Чыннан да, бүгенге көндә мәктәпләрдә ел азагында укучыларның белем дәрәҗәсен ачыкларга ярдәм итүче контроль эшләре үткәрелә. Укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә бу инде гадәти күренеш. Мәктәпләр мондый аттестация эшләренең санын, үткәрү вакытын, контроль-үлчәм материалларының эчтәлеген һәм тикшерү методикасын үзе сайлый иде. Яңа сынау төрендә исә бер төркем үзенчәлекләр булачак.

Бөтенроссия тикшерү эшләрендә барлык укучылар өчен федераль экспертлар тарафыннан федераль стандартларга таянып бердәм биремнәр эшләнәчәк. Эшләрне үткәрү һәм бәяләү ысуллары да бер үк төрле булачак, шулай ук эшләрне бөтен ил мәктәп укучыларына бер үк вакытта башкару мөмкинлеге бирә торган заманча технологияләр куллану ниятләнә.

Сынау эшләренең нәтиҗәләре әти-әниләргә балаларының белем алу юнәлешен билгеләүдә файдалы булырга мөмкин. Шулай ук аларны төп белем алу этаплары йомгаклары буенча укучыларның әзерлек дәрәҗәсен бәяләү, мәктәпләрдә фәннәрне укытуны камилләштерү һәм төбәк белем бирү системаларын үстерү өчен файдаланылыр дип көтелә.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/50203-ukuchyilar-b%D3%A9tenrossiya-tiksher%D2%AF-eshl%D3%99re-yazachak.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев