Кичә, бүген, иртәгә
Улым, диеп коча идең... [Әниемә хат]
Әниләр, әниләр... Әни сүзе мәңгелек ул. Без бу сүзнең олылыгын, бөеклеген, нәрсә аңлатканын әниләребез безне калдырып мәңгелеккә киткәч кенә аңлыйбыз. Аңлыйбыз, ә кире кайтара алмыйбыз әниләрне. Без инде өмет белән аларның матур, игелекле күзләренә карый алмыйбыз. Моннан соң аларның, тыныч, шундый якын тавышларын да ишетә алмаячакбыз.
Әниемә сугыштан соңгы авыр елларда мине бу якты дөньяга китергәне өчен зур рәхмәтлемен. Заманасы авыр булган. Ачлыкта, мохтаҗлыкта яшәгәннәр. Беренче адымнарымны ясаткан, дөньяны танырга, аңларга өйрәткән кеше әнием бит. Мине хезмәт сөяргә дә әнием өйрәтте. Эшнең рәтен белмәсәм, аңлатты, ялкаулансам, мәҗбүр итә иде. Мин арганда да һәрвакыт ярдәмгә килде. Әнием бөек, хезмәтне яратучан кеше иде. Нинди генә эшкә тотынса да, башкарып чыга алды. Алай гына да түгел, эш тәртибен безгә дә, ул вакытта исән ике абыем белән сеңлемә дә өйрәтә иде. Ә әниемнең йомшак куллары. Минем башымнан "Улым!" диеп сыйпап-кочып ярата иде ул куллар. Шул куллары белән ашап туймаслык тәмле-тәмле ашамлыклар, ризыклар пешерә иде ул. Их, ул әниемнең ашлары! Тәме һаман да авызда тора кебек. Авырый башласак, әнием бәгърем ни эшләргә дә белми торган иде. Анын ягымлы сүзләре, башка куйган йомшак кулларыннан терелеп киткән кебек була идек.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев