Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Венера ятимә карчыкны йортлы иткән [+фоторепортаж]

Кызыл Мишә авылы районның иң матур, тыныч почмагына урнашкан. Авыл табигатенең матурлыгы, халкы күңеленә дә күчкән. Барысы да бердәм булып, шушы авылда гомер кичергән, апасы Гөлсәт вафатыннан соң ялгызы калган 75 яшьлек карчыкны өйле иткән авыл халкы. Апрельнең соңгы җомгасында шундый ук бердәмлек белән йортка Коръән дә укыттылар.

Тәслимә апаның туып-үскән нигездәге йорты нык искергән. Урам яктан караганда ук кыегаеп, ишелергә торган бу йортны кыш көннәрендә җылыту да кыенга туры килгән. Әле әби шушы яшенә кадәр сыер да асрап торган. Өстәвенә бер сарыгы, озын гомерле казы, әтәч-тавыклары, егермедән артык песие дә булган. Яңа йортка песиеннән кала бар малы да күченгән аның. Тәслимә апаны тәрбияләүче социаль хезмәткәр Венера Шакирҗанова әбине кызганып, ничек тә уңайлы йортта яшәтү уе белән хыяллана башлый. Һәм авылдашлары белән киңәшеп сыерын сатып, йортны төзекләндерергә уйлашалар. Искегә тисәң исең китәр дигәндәй, йортны яңарту өчен сыер саткан 65 мең сум акча гына җитмәс дигән нәтиҗәгә киләләр.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев