Безнең хата кайда?
Без әле кая барабыз? “КУ” рок-спектакле тамашачыга әнә шул сорауны бирә. Аның авторы һәм режиссеры Илшат Сәетов, телләр, милләтләр генә түгел, кешелек тә бетү алдында тора, безне киләчәктә, гомумән, юкка чыгу көтәргә мөмкин, ди. Рок-спектакль GAUGA төркеме җырларыннан һәм монологлардан тора.
Монологларны шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, “Алтын битлек" бүләге иясе Нурбәк Батулла, Радик Мусин, Гүзәл Сабирова, Илшат Сәетов укыды. Шагыйрә Сөмбел Гаффарова әлеге тамашаны яшерен мәгънәләр спектакле дип бәяли:
– Спектакльнең үзенчәлеге аның текстына бәйле. Монда нәрсә уйлыйм – шуны әйтәм түгел, бәлки, һәрбер җөмләнең яшерен мәгънәсе бар. Тамашачы аларның барысын да “тотып” алдымы икән әле?.. Әйтик, анда шәмәхә төс турында текст бар. Шәмәхә төс – битарафлык билгесе. Ахыргы текстта сүзләр аерым бер билгеләр белән укылды. Болар – юкка чыккан татарча хәрефләр. Монда кайсы чагыштырулар кырыс, кайсы көлке, ләкин берсен дә инкяр итеп булмый. Әйтик, мәхәббәт көтүне беренче магнитофон алу белән чагыштыру, тамашачыны медитациягә керткән “Идел-Чулман-Белая-Ык” сүзтезмәсе, “Ай, былбылым”ны рок стиленә салу. Илшат бу спектакле белән барыбызны да “селкетеп” алды.
“КУ” – 1977 елда пионерларның киләчәккә хат язып, капсулага урнаштыруы белән башлана. Йолдыз Миңнуллина шул хатны укый. Ул пафослы, ләкин ихлас. Алар киләчәктә бездә булган кайбер хаталар юк, сезне коммунист роботлар укыта, дин калдыклары беткән, “бәхетле илдә сарыклар да бәхетле” дип ышана. Хат татарча язылган. Тора-бара исә монологлар рус сүзләре белән чуарлана. Соңгысы русча гына укыла. Илшат Сәетов соңыннан бу эше хакында мондый аңлатма бирде:
– Мин ниндидер бер максатны күздә тотып язмадым, бу – соңгы вакыйгаларга карата хисләрем, кешесез дөнья турында уйлану да. Соңгы вакытта тарих, әйләнеп кайтып, артыбызга тибә. Чөнки ил менә шушылай капсулаларга хатлар язган, хәзер картайган кешеләр кулында. Бәлкем, алар башта бу сүзләргә ышанганнардыр да, бәлкем, кирәк булганга язганнардыр. Икейөзлелек шулай барлыкка килгәндер. Мин барысын да белеп бетермим, шулай булган дип расларга да җыенмыйм. Бу – минем фантазия.
Спектакльнең исеменә килгәндә, Илшат Сәетов ничек телисез, шулай кабул итегез, ди. Ул бушлыкны да аңлата, гөмбә исеме, “Кин-дза-дза” фильмы белән бәйле сүз, боерык фигыль дә.
Спектакльнең тагын бер режиссеры Рәмис Нәҗмиев, ике телне бутап сөйләшү телнең юкка чыгуына китерергә мөмкин, ди. Ә спектакльне исә заманча татар театрын булдыру омтылышы дип бәяли:
– Ул капсула табу белән башланып китә һәм капсула табу белән тәмамлана да. Соңгы капсуланы робот таба, бу вакытка инде атом сугышы узган, кешелек юкка чыккач, робот “тузем татар теле”н укый алмый. Ни өчен кешелек бу чишелешкә килеп чыккан? Илшат үзенчә әнә шул сорауга җавап эзли.
Тамашачы, Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкиле Лилия Әхмәдишина әйтүенчә, әлеге омтылыш уңышлы:
– Рок-спектакль – минем өчен яңа жанр. Мин аны куелышы һәм тәэсире җәһәтеннән ел ачышы дип бәялим. Аның фабуласы, кульминациясе, фаҗигаи тәмамланышы – барысы да йөрәкне телгәләп үтте. Мондый әсәрне ирекле кеше генә яза ала. Илшат ирекле һәм иркен кеше икәнлеген раслады. Ул заманны, вакытны кырыс һәм елатырлык итеп тасвирлады.
Рәмис Нәҗмиев, “КУ” спектакле “Калеб” яңа буын җыены ярдәме белән сәхнәләштерелде, ди. Нәкъ менә “Калеб” фикердәшләрне бер мәйданга туплый һәм кыю, заманында алда барган әсәрләр туарга сәбәпче була. Калебче Сөмбел Гаффарова да шул фикердә:
– “Калеб” биш ел эшләп килә. Без аякка бастык, кызыклы әсәрләр әле киләчәктә дә булачак. Димәк, мондый оешмага игътибар, финанслау кирәк. Моңа кадәр яшь артистлар, сценарий язучылар, композиторлар башлыча бушка эшләде. “Калеб” бик зур эш башкара. Ул яшь буын иҗатчыларны бер мәйданга туплый һәм яңача әсәрләр тууга сәбәпче була.
“КУ” спектакле тагын кайчан күрсәтеләчәк соң? Бу сорауга иҗат төркеме дә анык кына җавап бирә алмый. Чөнки “Калеб” – бинасыз, сәхнәсез оешма. Илшат Сәетов, әлеге спектакльнең видеоязмасы эшләнәчәк, дип кенә ышандырды.
Фото: http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев