“Иблис булып истә каласым килә”
Потаповщина белән горурланабыз, галиевщинаны көтеп калабыз. Казанга гастрольгә килергә җыенган Минзәлә театры җитәкчелеге әнә шулай ди. Нәрсә турында сүз барганын алар матбугат очрашуында аңлатты. Баксаң, бәхәскә якут режиссеры Сергей Потапов куйган “Иблис” спектакле сәбәпче булган икән.
“Иблис” спектаклендә төп рольне яшь артист Рөстәм Зиннуров башкарган. Бездә шушы әсәрне куярга җыенуларын белгәч тә, их, Иблискә мине куйсыннар иде, дип теләдем, ди актер:
– Шул ук вакытта ышанып та бетмәдем. Кая инде мине шушы кимчелекләрем белән Иблис итеп билгеләсеннәр, дидем. Потапов тотты да мине билгеләде. Беләсезме, бу рольне шулкадәр яраттым. Равил Шәрәфиев халык күңеленә Әҗәл булып кереп калды бит әле. Мине дә Иблис итеп истә калдырсыннар иде. Рольне чыгару авыр булды. Образга керер өчен чәчемне, кашларымны кырып аттым хәтта. Әти-әни үзгәрүемне күреп пошаманга калды. Нишләп үз эчеңә ябыласың, сәерләнәсең, диде алар. Мин үз-үземнән куркырлык дәрәҗәгә җитмәсәм, рольне чыгара алмаячакмын, дип аңлаттым. Түзделәр.
Театр директоры Роберт Шәймәрдәнов исә әлеге спектакльнең “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты нигезендә чыгарылуын әйтте. Островскийның “Гроза” пьесасы буенча куелган спектакль дә шушы проект ярдәмендә финансланган. “Яшенле яңгыр”ны яшь режиссер Зиннур Сөләйманов куйган.
Ике спектакльгә 4 миллион 800 мең сум акча бүлеп бирелгән. Бу акчага без репертуарны гына баетмадык, ди директор:
– Без җиһазга да баеп калдык. Хәзер Минзәлә театрының дулкыны да, яңгыры, кары да бар. Колакчыннар юклыктан җәфалана идек, анысын да алдык. Әле тагын заказ бирдек. “Иблис”не биш тапкыр куйдык, бишесендә дә аншлаг. Колакчыннар җитми. Мондый хәлнең бездә күптән булганы юк иде. “Яшенле яңгыр” белән дә шул ук хәл. Бер караганда, икесе дә тәрҗемә әсәре бит. Татар тамашачысы исә тәрҗемәгә гомер буе сак карады. Хикмәт әсәрдә генә түгел, куелу рәвешендә, димәк! Дөресен әйтим, Минзәлә театры Потаповтан соң бер башка үсте. Артистлар саллы педагогик белем алып калды.
Җитәкче ни өчен читтән чакырылган режиссерлар белән эшләвен дә аңлатты:
– Чыннан да, чакырылган режиссерлар белән эшләве чыгымлы. Ләкин безгә чакырылган шәхесләрдән түгел, бер урында таптанудан куркырга кирәк. Татарстан театрлары Башкортстаннан, Мәскәү, Питер һәм башка җирләрдән режиссерлар чакыра икән, димәк, үзебездә бертөрлелек киткән. Димәк, уйланырга җирлек бар. Ә безгә үпкә белдерәләр. Түбән Кама театры җитәкчесе Рөстәм Галиев якут режиссеры Потаповны Татарстанга чакыруны үзебездә “потаповщина күренеше тудыру” дип тәнкыйтьләде. Бер спектакль белән генә ниндидер күренеш тудырып булмый. Галиев үз театрын якласын, эзләнсен, галиевщина күренешен тудырсын. Без шатланырбыз гына. Ә Потаповка килгәндә, аның белән тагы ике спектакль чыгарырга килештек. Киләсе елда федераль проект кысаларында безгә 6 миллион 800 мең сум акча бүлеп бирү көтелә. Бу акчага 4 спектакль куелачак. Тагын җиһазлар алырга ниятебез бар.
Заманында Сара Садыйкова хор артистларын, Минзәлә театры булмагыз дип сүксә, хәзер аның киресен кабатларга кала. Минзәлә театры Татарстан чикләрендә генә калмаган чөнки. Алар белән ТӨРЕКСОЙ оешмасы кызыксына, аларда хәтта “Бэби-театр” (безнеңчә, бәби театрыдыр, мөгаен) бар. Бу – күкрәк баласыннан алып 6 яшькәчә балалар белән эшләү дигән сүз. Театр матбугат конференциясендә үзен үсештә дип сөйләде. Моңа инану өчен 9-10 апрельдә Тинчурин театрында куелачак спектакльләрен карау кирәк булыр.
Фото: http://tatar-inform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев