Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

"Шаян ТВ" каналы "Ниндзя ташбакалар" мультфильмын татар теленә тәрҗемә иткән

Биш ай эчендә "Шаян ТВ"ның дубляж студиясе 1400дән артык тәрҗемә эшләгән.

"Шаян ТВ" телеканалының дубляж студиясе "Ниндзя ташбакалар" мультфильмын татар теленә тәрҗемә иткән. Бу хакта "Шаян ТВ" балалар каналында яңа телепроектларны тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә тәрҗемәчеләр бүлеге җитәкчесе Роза Әдиятуллина әйтте.

"Шаян ТВ"ның дубляж студиясе контентның зур өлешен алып тора. Биш ай эчендә тәрҗемә ителгән мультсериал, сериал, документаль фильмнарның саны 1400дән артты", - диде ул.

Роза Әдиятуллина әйтүенчә, бүгенге көндә дубляж студиясе тәрҗемә итү, субтитрлар әзерләү эшләрен башкара. Каналның тәрҗемәчеләр төркеме һәм күп санлы актерлар базасы бар.

"Канал Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һән сәнгать институты, ТРның Фәннәр Академиясе, татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән тыгыз элемтәдә тора. Шулай ук театрлар белән дә хезмәттәшлек итәбез", - ди Роза Әдиятуллина.

Тәрҗемәчеләр бүлеге җитәкчесе хәбәр итүенчә, якын арада эфирга "Ниндзя ташбакалар", "Минифорс", "Айкарли" кебек танылган мультсериаллар чыгачак.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев