Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Тинчурин театры Халыкара театр көнендә тамашачыларын чәй белән сыйлады

Театр буйлап сәяхәт спектакль башланганчы оештырылды.

Кичә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тамашачыларын чәй белән сыйлады. Театр музее мөдире Розалия Чабатова әлеге чараны Халыкара театр көне уңаеннан оештырылганын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

Спектакль башланыр алдыннан тамашачыларга экскурсия дә оештырылды. 

Халыкны керү ягыннан ук полиция хезмәткәре булып киенгән актер Ирек Хафизов, чишенү бүлмәсендә актерлар Рөстәм Гайзуллин, Илнур Байназаров каршы алды. Театрның икенче катында исә актрисалар Ләлә Миңнуллина, Әлфия Хәсәнова һәм Миләүшә Нәҗмиева самавырда кайнаган чәйләр белән сыйлады.

“Театр көне уңаеннан оештырылган тамаша һәр кешегә кызыклы булып тоелгандыр дип уйлыйм. Бу – тамашачыны безгә тагын бер кат якынайта, артистларыбыз белән сәхнә аша гына түгел, ә якыннан да танышуга, аралашуга бер сәбәп булып тора”, - диде музей мөдире.

Соңыннан Хуҗа Насретдин ролендә Татарстанның атказанган артисты Алмаз Фәтхуллин төрле кызык хәлләр турында сөйләде. Теләгән кеше фойеда оркестр уйнаган музыкага кушылып биеде. Кичә “Эх, алмагачлары!” комедиясе белән дәвам итте.


 

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев