Ашламаларны көз көне җиргә кертеп калдыру – иң дөресе
Минераль ашламалар кыш буе эреп сеңә, ә составында хлор да булган калийлы ашламаларның зыянлы хлоры юкка чыга.
Фосфорлы, калийлы ашламаларның тулы дозасын һәм азотлы ашламаларның ярты дозасын ашланасы бөтен мәйданга тигез итеп сибеп чыгыгыз. Шуннан соң казыгыз. Азотлы ашламаларның калган икенче яртысын тагы ике өлешкә бүлегез дә, бер өлешен – иртә язда, икенчесен бөре (җимешлек) барлыкка килер алдыннан кертегез.
Тирес, компост, торфны шулай ук көздән кертеп калдыру яхшырак. Квадрат метрына 10 кг исәбеннән, бакчаны органик ашлама белән 3-4 елга бер тукландырыгыз.
Иртә язда һәм җимешләр барлыкка килә башлагач һәм соңрак җимешләр дәррәү үсә башлагач, үсемлекләрне ашлау шулай ук мөһим. Кирәк кадәр ашламаны агач яки куак астына чәчегез дә, күп итеп су сибегез яки ашламаны суда эретеп сибәргә кирәк.
Агачның ябалдашы әйләнәсен чамалап, җирдә нечкә борау белән (20-25 мм) һәр 80-100 см ара саен тишекләр бораулагыз да, шул тишекләргә гранула ашлама салып, күп итеп су сибегез. Борау булмаса, шул диаметрдагы нәзек лом кулланырга була.
Бөркеп тукландыру микроэлементлар һәм аз күләмдә азот белән тукландыру өчен кулай. Моны вегетация – чәчәк ату һәм җимешләнү чорында ике мәртәбә кулланалар. Бөркеп сиптерүне кич белән гади бакча опрыскивателе ярдәмендә башкару яхшы.
Фосфорлы һәм калийлы, яки катлаулы составлы ашламаларны агач-куакларны утырткан вакытта да кертергә мөмкин. Утырту чокырын тирәнрәк казыгыз да, төбенә ашламаны салып, 10-15 см калынлыктагы катлам барлыкка килерлек итеп, балчык белән болгатыгыз. Шуннан соң өстенә 15-18 сантиметрлы балчык катламы салыгыз. Бу – хәлсезләнгән тамыр системасы минераль ашламага турыдан-туры тиеп тормасын өчен. Үсемлек тамырын каплаучы балчыкка бер чокырга 3-6 кг исәбеннән череп таркалган тирес тә кушыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев