Саба таңнары

Сабинский район

16+
Киңәшләр

Балтырганга каршы ничек көрәшергә?

Балтырган – Россия территориясе буйлап киң таралган агулы, агрессив үсемлек.

Балтырган – Россия территориясе буйлап киң таралган агулы, агрессив үсемлек. Аның Сосновский дигән куркыныч төре республиканың безгә күрше Балтач, Арча, шулай ук Питрәч, Биектау районнарында да очрый. Шәхси хуҗалыкларга да зыян  сала. Аңа каршы   көрәш кул  көче, механик, агротехник, химик ысуллар белән үткәрелергә мөмкин. Алар үз эченә үсемлекнең тамыр системасын казуны, үсентеләрне, чәчәкләрне кисүне, үсемлекне чабуны, яндыруны ала. Туфракны сөрү (дисклау), күпьеллык үләннәр орлыкларын чәчү, гербицидлар сиптерү, күләгәле ябык материаллар кулланыла. Берничә көрәш алымын куллану (комплекслы чаралар үткәрү) аеруча сизелерлек нәтиҗә бирергә мөмкин. Зур  саклык күрсәтү  сорала. Сосновский балтырганы суы тирегә һәм кеше организмына эләкмәсен өчен, барлык эшләрне тирене каплый торган махсус киемдә башкарырга кирәк: капюшонлы су үткәрми торган костюм, резина перчаткалар, итекләр, саклагыч битлек, респиратор. Балтырган суы тирегә эләккән очракта аны сабынлы су белән юарга, яктылык үткәрми торган бәйләвечне кимендә 3 көнгә салырга һәм табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Балтырган тамырларының төп массасы 30 сантиметр тирәнлектә урнашкан. Ул аска таба  2 метрга кадәр тирәнлеккә дә  төшәргә дә  мөмкин. Бөтен тамыр системасын казып чыгаруның кирәге юк. Үсемлекнең үсү ноктасын яфраклар розеткасы астындагы муеныннан түбәнрәк алып ташларга, тамырны туфрактан 10-15 сантиметр тирәнлектән казып алырга кирәк. Икенче ысул – аның чәчәк атуына юл куймау. Моңа вегетация чорында ел саен яшел массаны кимендә 3 тапкыр чаптыру нәтиҗәсендә ирешелә. Бу ысул туфракта орлыкларның туплануына юл куймаячак. Даими чаптыру мөмкинлеге булмаганда, чәчәкләрне кисү киңәш ителә. Агулы  үсемлек  белән көрәшкәндә зур булмаган территорияләрдә туфракны яктылык үткәрми торган ябык материал (кара спанбонд, пленка яки геополотно) белән мүлчәләү мөмкин.Участокны алдан әзерлиләр:  балтырганны бер тапкыр гербицид сиптерү юлы белән юкка чыгаралар. Гербицидлы флаконның тара этикеткасында күрсәтелгән көтү срогы беткәч, участокны киндер белән каплыйлар һәм аны беркетәләр. Спанбондны яки геополотноны кулланганда, кишәрлекне болынга әйләндерергә мөмкин. Моның өчен текстиль өслегенә кимендә 15 сантиметр туфрак катламы салына һәм газон үләннәре чәчелә. Файдаланыла торган туфрак балтырган  орлыкларыннан азат булырга тиеш. Рулонлы газон куллану мөмкин.

Көрәшнең агротехник ысулы туфракны даими эшкәртүдән һәм авыл хуҗалыгы культураларын игүдән гыйбарәт. Туфракның тирәнтен казылуы катлам әйләнеше белән бергә орлыкларның яшәеш сәләтен саклап калу мөмкинлеген чикли.

Гербицидлар белән эшләгәндә аларны куллану кагыйдәләрен, чыгым нормаларын, эшкәртү ешлыгын, куркынычсызлык техникасын инструкциягә туры китереп төгәл үтәргә кирәк. Эшкәртүне җилсез һавада иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә башкарырга мәслихәт. Гербицидлар белән эш итүдә җаваплылык пестицидлар кулланучыларга йөкләнгән.

Район  авыл  хуҗалыгы һәм  азык-төлек  идарәсе.

Фото: Ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев