Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Дөрес тукланасызмы?

Дөрес тукланган очракта сәламәт булырсыз, үзегездә җиңеллек һәм көч тоярсыз.

Күбрәк су эчегез. Олы кешегә көненә якынча 8 стакан сыеклык кирәк. Моңа барлык эчемлекләр һәм сыек продуктлар (мәсәлән аш шулпасы) керә. Ләкин каты чәй һәм кофены чиста су белән алыштыру яхшырак. Уянганнан соң бер стакан су эчәргә өйрәнергә тырышыгыз: бу үзеңне һәм ашказаны-эчәк трактын «уятырга» мөмкинлек бирә.

Иртәнге ашны калдырмагыз. Иртән баланслы ашау сезне төшке ашка кадәр көч белән тәэмин итәчәк. Кофе һәм камыр ризыкларын түгел, ә эремчек яки йомырка, ботка һәм җимешне берләштерү иң яхшы вариант булачак.

Диетологлар һәр ризыкны түбәндәгечә кабул итәргә киңәш итә: тәлинкәнең яртысы — яңа яшелчәләр, дүрттән бер өлеше — гарнир (ботка яки крахмаллы яшелчәләр), тагын дүрттән бер өлеше — аксым (ит, эремчек, йомырка яки балык). Мөмкин булса, ризыкның табигый тәменә ияләшү өчен шикәр һәм соуслардан котылырга кирәк. Татлы ризыклардан, фастфудтан баш тартырга тырышыгыз: башта авыр булачак, ләкин бер атна ярымнан соң зарарлы ризыкларга тартылу күпкә кимиячәк.

Вакытында ашагыз.  Көн дәвамында 3-4 сәгатьтән артык ашамыйча тормагыз. Йоклар алдыннан ким дигәндә ике сәгать ашамыйча түзәргә тырышыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев