Җәйге яллар сизелмичә узып китте. Уку процессы җиңел һәм нәтиҗәле булсын өчен, «Саба-информ» сезнең игътибарга гаилә белән бергәләп үтәргә кирәкле төп кагыйдәләрне туплады.
1. Режимны алдан көйләгез Җәй буе иртәнге сәгать уннарда торган балага кисәт кенә иртәнге җидедә уяну авыр булачак. Уку елы башланырга ике атна кала, йокы һәм тору вакытын көн саен 15-20 минутка иртәрәк күчерә барыгыз. Бу организмның биологик ритмын акрынлап элекке хәленә кайтарырга ярдәм итәр.
2. Эш урынын әзерләү — ярты эш Укучының өстәле һәрвакыт тәртиптә, якты урында (мөмкинлек булса, тәрәзә янында) булырга тиеш. Дәрес әзерләү зонасында телефон, планшет кебек артык әйберләр тормасын. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә быелдан дәрестә телефоннар куллану катгый тыелачак, шуңа өйдә дә гаджетлардан файдалану кагыйдәләрен искә төшерү комачау итмәс.
3. Рюкзак һәм форма турында бүгеннән уйлагыз Канцелярия товарлары исемлеген мәктәптән алдан сорагыз. Кием-салым һәм аяк киемен үлчәмен туры китереп сайлагыз — баланың аркасы авыртмасын өчен аркалы рюкзак алыгыз. Форма сайлау баланы да кызыксындырырга тиеш: аңа ошаса, мәктәпкә йөрү теләге дә югарырак булыр.
4. Медицина күзәтүе — мөһим этап Табибка язылуны соңгы көнгә калдырмагыз. Теш табибы, педиатр һәм тар белгечләр (хирург, офтальмолог, отоларинголог) карап чыгу мәҗбүри. Баланың прививкалар календарен тикшерергә онытмагыз. Сәламәтлек — яхшы укуның нигезе.
5. Психологик ярдәм күрсәтегез Мәктәпкә бару шатлык кына түгел, дулкынлану да китерә ала. Бала белән ачыктан-ачык сөйләшегез: аның нәрсәгә борчылуын, дуслары белән мөнәсәбәтләре ничек булуын сорагыз. Аның борчуларына җитди карагыз. «Син булдырачаксың!», «Без синең белән!» кебек сүзләр зур терәк булып тора.
6. Финанс грамоталылыгы Уку елы башлангач, кибетләрдә ашханә өчен түләүләр, экскурсияләр һәм төрле фондларга взнослар сораячаклар. Балага кече яшьтән үк акча белән дөрес эш итәргә өйрәтегез. Нәрсәгә акча тотарга ярый, ә нәрсәгә юк икәнен аңлатыгыз.
7. Ата-аналарның сабырлыгы Баштагы атналарда балалар гына түгел, олылар да арый. Билгеләргә яки өй эшенең сыйфатына артык таләпчән булмагыз. Иң мөһиме — баланың мәктәпкә теләп баруы һәм аннан куркып кайтмавы.
Яңа уку елы һәркем өчен яңа ачышлар, лаеклы казанышлар һәм якты хатирәләр алып килсен! Исән-сау булыгыз!


Нет комментариев