Июнь аенда кыярлар игътибарга аеруча мохтаҗ
Киңәшләр

Июнь аенда кыярлар игътибарга аеруча мохтаҗ

Иртәле-кичле сугарып, мыекчаларын, артык ботакчыкларын вакытында өзә бармасаң, атна саен аш­ламасаң, көнаралаш чиләкләп кыяр җыям димә.

Алар тавык, сыер ти­зәге, чүп үләннәре, чүпрә салып ясаган сыек ашламаны, көл төнәтмәсен, кычыткан ачыткысын, сөтне, ачыган ипи суын, чүпрәле суны бик ярата. Тирес өеме өс­тендә үссәләр дә, чамасын белеп кенә минераль аш­ламалар да кертәм, ми­кроэ­лемент­лар бөрким, “ашам­лык”­ларын төрләндереп кенә торам. үзләре дә сынатмыйлар, кадер-хөрмәт күрсәткәнгә мул уңыш бе­лән җавап бирәләр. Карлыганнарым эре булсын өчен, төп­ләренә кыш буе киптереп җыеп барган бәрәңге кабыкларымны күмеп куйдым, бакча җиләге дә, курасы да тирес суы, махсус ашлама белән сыйлаганны ярата. Яшелчәләрнең тө­ренә карап, һәркайсының үз ашламасы — “Агрико­ла”сы бар. Аларны суда эретеп сибеп чыккач, күзгә күренеп матурланалар, исәеп китәләр. җим­шәннәр шәп яралсын өчен “Бутон”, “Завязь”, бор кислотасы, микроэлементлар комплексы кебек препаратлар кулланам. һәркайсының инструкциясен төгәл үтә­мә­сәң, каш ясыйм дип күз чыгаруың бар. җәйге челләдә агач-куакларны сугару мө­һим. Карлыган, кура җи­ләге, крыжовник куаклары, яшь алмагачлар, груша, балан, сырганак, камырлык, слива, чияләр моңа бик мохтаҗ. Күпь­еллык чә­чәк үсентеләрен июньдә ашлау, сугару мәҗ­бүри, берьел­лыклары да даими тәрбияләүне та­ләп итә. Чүп утап, сугарып, сирәкләп, ашлап, көн узганы сизелми дә кала. Кичкә эт булып арысам да, күңелем шат, йокым татлы, үз бакчамда үскән хәләл ризыгым тәмле!


Нет комментариев