Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Кыярны ничек ашларга? [киңәшләр]

Бакчачы яратып үстерә торган яшелчә — кыярның уңышын арттыру ысуллары күптөрле.

Теплицада үсентеләрне бер рәткә тезеп, араларын якынрак итеп утыртып, янсабаклары яралуга өзә барып, бер сабаклы итеп формалаштыру, шпалерга күтәртеп бәйләп, өскә таба үрмәләтеп үстерү аннан иртәрәк уңыш ала башлау мөмкинлеге тудыра.

Үсемлек түшәмгә менеп җиткәннән соң, өл­гергән кыяры җыеп алынган озын сабакның картайган, үз вазыйфасын үтәгән яфракларын өзеп атам. Үсемлекне саклык белән җиргә төшерәм. Сабак очындагы 30-35 см өлешен генә өскә чыгарып калдырып, яфракларын кисеп аткач ялангачланган лиананы төбе тирәсенә түгәрәкләп әйләндереп салып, мул итеп сугарып, черемә, көл, суперфосфат белән баетылган туфрак белән күмеп куям. Тиздән биредә күпсанлы яңа эшче тамырлар хасил булып, үсемлекне тукландыра башлый. Яңартылган кыяр сабагы янәдән өскә үрмәли һәм икенче дулкын мул уңыш өлгерә. Бу ысул­ны бер сезонда ике мәртәбә кулланырга була. Үземнең кыярлар май уртасыннан башлап, июнь азагына чаклы беренче уңышын биреп утыра. Июль башында сабакларының картайган өлешен аска төшереп, уңдырышлы балчык белән күмәм.

Икенче дулкын мул уңыш бирү гадәттә август азагында туктала. Әлеге процедураны кабатлаганнан соң, сентябрьдә генә түгел, көз матур килгән елда хәтта октябрьдә дә сусыл тәмле кыярларны теплицадагы түтәлдән чи­ләкләп җыеп керергә була. Сүз дә юк, кыяр уңы­шының күләме, сыйфаты аны нинди грунтка утыртуыңа, суны ничек сибүеңә, ни рәвешле формалаштыруыңа, ашлавыңа турыдан-туры бәйле. Шәх­сән үзем аны җылы түтәлдә үстерүгә өс­тенлек бирәм.

Кыярны даими тукландырып тормасаң, мул уңышка ирешеп булмый. Чамасын белеп кенә, нитроаммофоска, азофоска, суперфосфат кебек минераль ашламаларны, “Агрикола для огурцов, тыкв, кабачков” кебек бу культура өчен махсуслашкан, микроэлементлар белән баетылган препаратларны кулланырга ярый.

Шәхсән үзем яз башында 200 литрлы кис­мәк­кә кычыткан җыеп тутырам, чүп үләннәрен шу­ңа җыеп салам, бер-ике көрәк тавык тизәге, 3 литр чамасы көл, су тутырып, ачыткы ясап куям. Бу табигый ашлама белән кыярдан тыш, борыч, баклажан, томат, кабак, кабакчыкны, бакча җиләген тукландырам. 10-15 литр чиста суга 1 литр ачыткы салып болгаткач, кичтән яхшылап сугарылган үсемлекләрне тамырдан тукландыру оты­шлы. Күзгә күренеп үсеп китә­ләр, уңышы мулдан була. Кыярлар сөтле су белән коендырганны ярата. 1 литр майсыз сөткә 3 тамчы йод тамызып, 10 литр су белән сыеклап сибү кулай. Кыш буе җыеп барган банан, суган, сарымсак кабыклары төнәтмәсе дә бик әйбәт ашлама. Бер үк вакытта корткычларны куркыта, чирләрдән саклый.

Кыяр ипи катыларын җебетеп, ачытып сипкәнне үз итә. 10 литрлы чиләкнең өчтән икесенә арыш ипие турап салып, су тутырып 1 атна төнәтеп сибәбез. Кыяр түтәлен әйбәтләп сугарганнан соң, юеш туфракка тузанлатып агач яки үлән көле сибеп җибәрергә ярый. 5 литр суга 10 аш кашыгы көл салып 10 көн төнәтеп сибү тагын да отышлырак. Ул аеруча чүпрә төнәтмәсен үз итә. 10 грамм коры чүпрәне 10 литр җылы суга салып, шуңа 2 аш кашыгы шикәр комы өстәп ике-өч сәгать кояшлы урында тотып, 1:5 нисбәтендә су белән сыеклап сибүчеләр бар. Шәхсән үзем 50 грамм чи чүпрәне 3 литрлы банкадагы татлы суда бер атна ачытып, су белән сыеклап сибәм. Сезонга берничә мәртәбә үсемлекләрнең астына мүлчә итеп яшел кычыткан сабаклары, ярым кипшенгән печән таратам. Үсемлекләр чирләмәсен өчен корылманы ачып җилләтү мәҗбүри. Температура бик нык кыз­са, кыярның серкәлә­ре яраксызга әйләнә.

Җәй көне ачык грунттагы кыяр түтәлемә умарта кортлары күпләп очып килсен өчен, яфрак өслә­ренә баллы су бөрким. Уңышны арттыруда микроэлементларның роле зур. 1 лирт сөткә яисә эрем­чек суына эретеп салып болгатылган 5 мг бор кислотасын, берничә тамчы йодны, 2 мг марганцовканы 10 литр су белән сыеклап, бакчадагы күптөрле яшелчәләргә, җи­ләк-җимеш куакларына бөркергә ярый. Бу состав үсемлекләрне тукландыра, бер үк вакытта чирләрдән һәм корткычлардан саклый. Кыярны ончыл чык чиреннән саклау өчен, 9 литр суга 1 литр сөт салып, 10-12 тамчы йод тамызып, сабак-яфрак өслә­ренә яңгырландырып сибү отышлы. Тамыр черегеннән зеленка саклый. Аны 1 чиләк суга 10 тамчы тамызып тамырларына сибү кулай.

Кыяр җылы як үсемлеге. Ачык грунтта үстергәндә, төнгә каршы өстенә тукылмаган материал каплап куярга, иртән япманы ачып мәшәкатьләнергә туры килә. Тышта үскән кыярны түтәлгә сирәгрәк утыртып, янсабакларын өскә үрмәләтеп, уңышны бермә-бер арттырырга була. Берничә ел элек “Хасбулат” сортлысын җиде сабаклы куакчык итеп формалаштырган идем. Мин кыярларны иртәле-кичле сугарам, атнага бер мәртәбә төрле составларны чиратлаштырып ашлыйм, яфраклары вагая башласа, төпләренә черемә таратам. Кыярлары гру­ша рәвешенә керә баш­ласа, көл суы, әгәр ор­чыксыманга әверелсә­ләр, тирес ачыткысы яки сидекчә сибәм. Гарип кыярларны күрсәм, кызганмыйча өзеп алам. Уңышны көн саен җыям. Үсемлекнең астагы 4-5 яфрагын, беренче яралган нәни кыярларын өзеп ташлыйм.

Хәмидә ГАРИПОВА.

Фото: ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев