ПОМИДОРны фитофторадан саклау өчен киңәш
10 литр суга 75–100 мл шушы гөмбәчек препаратын өстәргә.
Фитофтора билгеләре күренә башлауга, 10-12 көнгә бер тапкыр, яфракларында кара таплар юкка чыкканчы, помидор куаклары төбенә сибәргә. Тулысынча зыянсыз булуы аннан уңышны җыеп алганчы файдалану мөмкинлеге бирә.
Киләсе елда помидор утыртканда үсентеләрне триходерма белән эшкәртергә онытмагыз. 10 литр суга 100 мл препарат салып болгатыгыз һәм утыртыр алдыннан туфракка сибегез яисә үсентеле стаканнарны 30 минут чамасы эремәдә тотып алыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев