Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Сагыз чәйнәгез

Салкын тигәндә, тамак авыртканда бу киңәшләр ярдәмгә килер.

*Сагыз чәйнәгез.

Сагыз, бигрәк тә ментоллысы, тамакны бик шәп чистарта. Әгәр дә тамагыгыз шешеп, какырык барлыкка килә башласа, ментоллы сагыз какырыкны хәзер куптара, тамакның сызлавын баса. Яңа сагызны кабып, 10-15 минут чәйнәргә генә кирәк. Көнгә берничә тапкыр кабатларга була, ләкин һәр капканында да яңа сагыз булсын.

 

*Биткә кагылмагыз.

Вируслар безгә борын һәм авыз аша үтеп керә. Ә куллар белән без төрле җирләргә тотынып, бөтен бактерияләрне ияртәбез. Пычрак куллар белән битегезне ышкып, бармак бите белән иннегегезне төзәтеп бармаклардагы биктерияне шунда күчерәсез. Битегезгә кагылыр алдыннан кулыгызны юыгыз, һич югында антибактериаль салфетка белән сөртегез.

 

*Һаваны дымландырыгыз.

Коры һава борын куышлыгын киптерә. Бу исә бактерияләргә курорт шартлары тудыруга тиң. Фатирыгызда һава коры булса, аны дымландырырга кирәк. Махсус җайланма аласызмы, аквариум куясызмы, юеш кер эләсезме – анысын үзегез карыйсыз инде.

 

*Гимнастика ясагыз. 

Иртән 10 минут гимнастика ясауның файдасын галимнәр раслаган инде. Иелеп, бөгелеп, чүгеп, кулларны болгап, без канны куабыз, тәнне язабыз. Даими ясаган гимнастика фигураны гына матурлап калмый, иммунитетны да ныгыта.

 

*Лампа кабызыгыз.

Гадәтине түгел, билгеле, аромолампа дигәнен. Даруханәләрдә төрле-төрле үсемлекләрнең эфир майлары сатыла. Салкын тиюдән эвкалипт, нарат, лимон, пихта, лаванда майлар бик булыша. Алар бүлмәдәге вирусларны һәм микробларны юк итә. Андый лампагыз булмаса, бәләкәй генә савытка җылы су салып, 1-2 тамчы май тамызыгыз да, җылылык торбасына куегыз – менә сезгә аромолампа!

 

*Витамин белән чәй эчегез.

Тигез күләмдә караҗимеш, күрәгә, йөзем, әстерхан чикләвеге һәм лимонны иттарткычтан чыгарып, бал кушабыз. Чәй эчкәндә шуны 1-2 чәй кашыгы гына кабу да җитә. Иммунитетны ныгытырга бер дигән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев