Үргән сарымсакны ташламагыз: аннан киләчәктә бик яхшы уңыш алырга мөмкин
Әлеге яшелчәне кышын нинди генә ысул белән сакласаң да, язга таба аларның бер өлеше барыбер үрәчәк.
Шул рәвешле ашау өчен яраксызга чыккан сарымсакларны элегрәк чүп чиләгенә тондырсам, моннан биш еллап элегрәк аларга бик яхшы кулланыш таптым.
Шулай бер елны апрель аена үргән сарымсакларым аеруча күп җыелды. Чүплеккә ташларга кулым күтәрелмәде. Туктале, мин әйтәм, эксперимент ясап карыйм әле, дидем дә, көннәр җылынгач, май башында аларны бакчага аерым түтәлгә чыгарып утырттым. Кышка утыртып калдырганнары кебек үк карадым: вакытында су сиптем, тукландырып, чүбен утап, рәт араларын йомшартып тордым.
Язгы сарымсакның кыяклары тиз генә картаймый, саргаймый икән. Шуңа күрә, беренчедән, яшел кыякларын рәхәтләнеп бик озак ашасак, икенчедән, уңышын җәй ахырында гына җыеп алдык. Бер тешле генә булып үссә дә, бик эре булды! Кайберләре күп тешле кышкы сарымсакка караганда да эрерәк булып үсте!
Шуннан бирле мин сарымсакны елына ике тапкыр – көзен һәм язын утыртам. Хәзер миңа яшелчәнең сакланышына да борчыласы юк: үргәннәрен түтәлгә чыгарып утыртып, аннан көзгә таба менә дигән уңыш алам ич! Ә инде сарымсак кышын ук бик нык үрә башласа, тешләрен аерым-аерым кечкенә генә берничә торф чүлмәгенә (уңдырышлы туфрак салып) утыртып куям.
Бер-ике атнадан соң алардан витаминлы ямь-яшел кыяклар үсеп чыга. Сарымсак кыякларын болай да ашыйбыз, төрле аш-су әзерләгәндә дә кулланабыз.
Чыганак: "Ватаным Татарстан"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев