«Ир егетләр-Ватан сагында»
Фотоконкурска килгән эшләр белән таныштыруны дәвам итәбез.
1 фотода Батырлык ордены кавалеры, Чернобыль атом электро станциясе һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы, хәрби хезмәт ветераны - Марат Разак улы Муллахмәтов.
1985 елның 30 октябреннән 2009 елның маена кадәр хезмәт итә.
1986 елда Чернобыль атом станциясендә булган аварияне бетерүдә катнаша. 2003 елда Батырлык» ордены белән бүләкләнә.
Өч дәрәҗәдәге"Хәрби хезмәттәге батырлыгы өчен» медальләре һәм Россия Федерациясе Оборона министрының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
2 фотода Муллахмәтов Ильнур Марат улы. 2020 нче елның 19 июненнән 2021 нче елның 20 июненә кадәр Казан югары танк училищесында хезмәт итә.
Фотоны бертуган апасы Алинә Ибраһимова җибәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев