«Ир-егетләр Ватан сагында»
Фотоконкурска килгән фотолар белән таныштырабыз. Исегезгә төшерәбез, бүген фотолар кабул итү төгәлләнә. Иртәгә нәтиҗә ясалачак.
Закиров Газинур Габделфәрт улы,1981-1983 елларда Германиянең Магдебург шәһәрендә хезмәт иткән (начальник звуковечательной станции)


💥"Ир егетләр Ватан сагында"
Эзмә авылыннан әтием Мәүлетов Рафил Фәһим улы 1977-1980 елларда Төньяк флотта (Мурманск шәһәре) су асты көймәсендә, абыем Мәүлетов Рушан Рафил улы 2004-2006 елларда “Адмирал Кузнецов” авианосецында (Североморск) хезмәт иткәннәр.
Шәмәрдәннән Рафилнең кызы Руминә Егорова җибәрде.

💥 «Ир егетләр Ватан сагында"💥
6️⃣3️⃣
"Ирем, Халиков Фәнүс Илһам улы ( 1-2 фото)армия хезмәтен Төньяк флотта диңгез пехотасында үтәгән. Хәзерге вакытта СВО да катнаша.
Иремнең бертуган энесе ( 3 - 4 фото) Халиков Мөнир Илһам улы армияда ракета- космик гаскәрләрендә хезмәт итте. Хәзерге вакытта СВО да хезмәт итә. Шигырь ничек туа дисез? Күңел кылларын ачынып елаганда, сугыш кырына туган җирне яклар өчен киткән, ике бәгырь җимешен уйлап, төн йокыларын йокламый,мендәрләрне кочып әрнеп елаганда, меңләгән чакрымнарны урап кыска гына ялга кайткан балаларымны, күрү бәхетеннән язылган шигырь юллары. Монда бөтен тормыш: ачысы, бәгырь өзгәләнүе, гаиләләренә булган соклану, ярату хисе, самими балаларының әтиләрен көтү мизгеленең гасырга тиң вакыты,туганнарның күрешеп, эч-серләрен бүлешү. Үз башына төшкәннәр генә аңлый. Бу шигырь Юлбат авылында яшәүче Халиков Фәнүс һәм Мөнир Илһам улларына сугыштан исән-сау кайтулары өчен дога булсын🤲
Укый: Корбанова Айсылу
Жибәрде Фәнүснең хатыны Халикова Ләйлә




Видео: https://t.me/sabatannars/41767
Халилов Хәйдәр Габдрахман улы
Саба районы, Мәртен авылыннан
1978-1980 елларда Польша Халык Республикасында хезмәт итә.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев