«Хезмәтен бизәүче гүзәл зат»
Фотоконкурс
Озак еллар үз хезмәтенә тугъры калып эшләүче туганнан туган сеңелем Шәмсетдинова Альбина Хәниф кызының фотосын җибәрәм.Әлеге шигырем тырыш, акыллы, үз һөнәренен чын остасы булган, заманнан калышмыйча атлаучы, ярдәмчел һәм кешелекле сеңлемә туры килеп тора. Аллаһыбыз Үзе сакласын сине һәм барлык хезмәттәшләреңне, Ашыгыч ярдәм фәрештәсе!Амин!
Ашыгыч ярдәм фәрештәләре
Ал таңнар атканын күрәсез,
Шәфәкъләр озата юлларда.
Дөньяны тагын да матурлап,
Сабыйлар туалар кулларда.
Ашыга, куалый минутлар,
Ай сузган юллардан киләсез.
Булмагыз каршыда биек тау,
Бүлмәгез юлларын, бүлмәгез!
Җанланып китәләр сез килгәч,
Өметләр уяна күзләрдә.
Гомерләр сакланып калды дип,
Йолдызлар елмая күкләрдә.
Айлардан кояшка җитәдер,
Юлларда көнегез, төнегез.
Раббыбыз фатиха бирүче
Фәрештә йөрәкле кызлар сез!
Илмира Гыймаева



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев