«Хезмәтен бизәүче гүзәл зат»
Фотоконкурс
"Зур ихтирамга, олы хөрмәткә лаек укытучыбыз! Язмабыз аша Сезгә чиксез рәхмәтләребезне ирештерәсебез килә. Сез - чын мөгаллим. Язмабыз Саба гимназиясенең башлангыч сыйныф җитәкчебез Хөсәенова Гөлфия Хәйдәр кызы турында. 35 ел гомерен укучыларына багышлаган, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә алынган, шушы мактаулы эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган, тынгысыз, көчле рухлы, үз хезмәтенә тугъры калган,илаһи шәхес. Укытучыбызның кулларында никадәр кеше язмышы. Дистә еллар укыту дәверендә һәрбер укучысының шатлык – борчуларын бүлешеп яшәүче, белем иленә мәхәббәт тәрбияләүче, олы тормыш юлына аяк басканда акыллы киңәшләрен бирүче, икенче әнисе, дусты, ярдәмчесе булып тора ул.
Укытучыбызның сабырлыгы, һәр балага индивидуаль якын килүе, кайгыртучанлыгы өчен сокланып, горурланабыз. Мөгаллимебезгә корычтай нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, бәхете гомерләр,күңел тынычлыгы телибез.
Сезне яратып, хөрмәт итеп, 3 "Г" сыйныфыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев