”Хезмәтен бизәүче гүзәл зат»
Фотоконкурс
1️⃣9️⃣ Бикмиева Дания Наил кызы, Саба районы Төбәк авылы
КҮҢЕЛДӘ МӘКТӘП
Бергә үттек без
Мәктәп юлларын.
Үстеләр күптән
Улың - кызларың.
Шул мәктәп безне
Табыштырды да.
Шул мәктәп инде
Кавыштырды да.
Бирдек бергәләп
Белем, тәрбия.
Безгә бик күпләр
Башларын ия.
Хәреф танырга
Өйрәтә идең.
Яттан шигырьләр
Сөйләтә идең.
Икенче әни
Була белдең син.
Бик күп балага
Якын идең син.
Утыз алты ел
Артта да калган.
Ходай маңгайга
Сырларны салган.
Мәктәп юллары
Кебек ул сырлар.
Күңелдә һаман
Онытылмас җырлар.
Ул җырлар безнең
Яшьлек җырлары.
Күңел түрендә
Мәктәп юллары.
Фотоларны Төбәк авылыннан , тормыш иптәше ФӘҺИМ БИКМИЕВ юллады
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев