Хөрмәтле тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре һәм шушы өлкәдә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар, сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез!
Сезнең һөнәр – гаять мөһим һәм җаваплы. Бәхетле балачак һәм һәр сабыйның киләчәк тормышы аны кечкенәдән тәрбия кылучының зирәклеге, сабырлыгы һәм игътибарына бәйле. Һәр баланың күңел дөньясын аңлап, йөрәгенә ачкыч таба белү зур тырышлык һәм эчке тоемлау таләп итә. Яшь буында мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, хезмәт сөючәнлек, максатчанлык хисләре тәрбияләвегез, аларның иҗади сәләтләрен күрә һәм үстерә белүегез күңелләрдә соклану һәм хөрмәт хисе уята. Сезгә киләчәктә дә шушы изге эшегездә зур уңышлар, балалар, әти-әниләр хөрмәте юлдаш булуын, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек телибез!
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.
Нет комментариев