30 август – Татарстан Республикасы көне
Котлаулар

30 август – Татарстан Республикасы көне

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Республика көне белән котлыйбыз! Республика көне – күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык, иминлек, бердәмлек символы бәйрәме.

 

Республика көненнән матур мизгелләр
Республика көненнән матур мизгелләр
Фото: Татар информ 

Бу бәйрәм туып-үскән, гомер иткән төбәгебезгә карата ярату хисләребезне тагын да көчәйтә, безне якынайта, берләштерә. Республикабызда, шул исәптән районыбызда да тормыш шартлары яхшыра, һәр тармакта яңа технологияләр кертелә. Безнең районда да күп кенә республика һәм муниципаль программалар, проектлар тормышка ашырыла. Киләчәгебез дә шулай якты, имин булсын. Бәйрәм көнендә сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш, хезмәт һәм иҗат уңышлары телибез! Дөньяда тынычлык урнашып, бердәм булып, бергә булып эшләргә, яшәргә язсын!

                                                                                                                                                                                                          Саба муниципаль районы Советы

һәм башкарма комитеты.


Нет комментариев