Байлар Сабасында яшәүче Зөлкамал Гомәрова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Котлаулар

Байлар Сабасында яшәүче Зөлкамал Гомәрова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Гомеренең күп елларын артельдә тегүче булып эшләгән, тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстергән тыл ветераны бүген дә «хәрәкәттә-бәрәкәт» дип, күршеләре ярдәмен тоеп яши.

   23 августта  Байлар Сабасында яшәүче Зөлкамал Заһидулла кызы Гомәровага  95 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хаты тапшырылды.

Зөлкамал Гомәрова Сатыш авылында туган. Гаиләдә биш бала  үссәләр дә, бүген ул  бертуганнарыннан  үзе генә исән-сау.  Әнисе аны кечкенәдән тегәргә өйрәтә. Зөлкамал апа артильдә  тегүче булып эшләп, лаеклы ялга китә.  Гомере буе  башкаларга кирәкле кеше булып, матур-матур киемнәр белән сөендереп яши.

 1977 елда Байлар Сабасының Әсхәт исемле егете белән гаилә корып, дүрт бала  тәрбияләп үстерәләр.  Ни кызганыч, бүген алар барысы да вафат.  Зөлкамал апа иң якын кешеләре – күршеләре ярдәменә таянып, әле һаман хәрәкәттә-бәрәкәт дип гомер кичерә. «Дөньялар тыныч була күрсен, әле яшәүдән һич туймадым», - ди ул. Юбилярга әле озак еллар тормыштан ямь, рух  алып яшәү насыйп булсын!

Юбилярны котлау мизгелләре
Юбилярны котлау мизгелләре

 


Нет комментариев