«Елап түгел, елмаеп-көлеп яшәдем»: районыбызның икенче гасырын ваклаучы Тәкъмилә Халиковага 101 яшь тулды
Котлаулар

«Елап түгел, елмаеп-көлеп яшәдем»: районыбызның икенче гасырын ваклаучы Тәкъмилә Халиковага 101 яшь тулды

Саба районында яшәүче Тәкъмилә Халикова үзенең 101 яшьлек юбилеен балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтендә һәм район җитәкчелегеннән Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын кабул итеп каршылады.

 

Тәкмилә Халиковага 101 яшь тулды

Районыбызның икенче өлкән кешесе Тәкъмилә Халиковага 101 яшь тулды.

“Нинди генә сынаулар күрсәм дә, елап түгел, елмаеп-көлеп яшәдем”, – дип каршылады  гасыр чиген кичкән әбекәй үзен туган көне белән котларга килүчеләрне. – Бу кадәр гомер кичерермен дип уема да кереп карамады. Аллаһ насыйп иткәч, яшисең икән. Бу көннәрне күрүемә бик шатмын. Күңелләрем дә ышанмый.  Эшкә бик батыр булдым. Куркып тормадым, көчем җитми димәдем, эшләдем дә, эшләдем”, – дип сөйли Тәкъмилә апа.

  Сабабаш авылында туып-үскән кыз дүрт сыйныф кына белем ала. Сугыш чорында  яшьтәшләре белән Арчада урман  кисәргә дә йөри. Умартачылыкта, соңрак амбарда кладовщик булып эшли.  1952 елда  авылдашы Ваһап Халиков белән гаилә коралар.  Әмма аларга парлы тормышта 11 ел гына яшәү насыйп була. Ире 1964 елда вафат булып,  37 яшендә тол кала,  дүрт баласын беръялгызы  аякка бастыра.  Балалары җитеш тормышта яшәсен өчен төн йокылары белән исәпләшми ул, бәйли, тегә.

 “Аллага шөкер, эшләп гомер иттем. Тырышлыгым аркасында юклыкны, ачлыкны күрмәдем. Элек көндез хөкүмәт эшендә булдым, төне буе тегү тектем, бәйләдем. Тормышым шуңа яхшы булды. Малларны  күп асрадым. Һәр эшли алган эшем өчен куанып йөри идем.  Әле һаман да үлем турында уйганым юк. Балаларым да яшьтән терәк булдылар, йөземә  кызыллык китермәделәр. Тик утырып көн дә узмый, хәрәкәтләнмәсәң, тиз сафтан чыгасың. Шуңа  бүген дә  үземә утырган килеш кенә булдыра торган  эш табарга тырышам“, –ди ул.

 Хәзер  дә  кул кушырып утырганы юк. Телевизордан ил-көн яңалыклары белән танышып, дини китаплар укый.  Балаларына һәр эштә булышырга тырыша. Әле дә токмачлар кисә, пилмәннәр  ясый,  җиләкләр чистарта. Ачлы-туклы балачак, кыз баланың җилкәсенә төшкән авыр хезмәт, сугыш еллары, югалтулар әбекәй өлешенә дә күп тисә дә, сынаулар аның тормышка мәхәббәтен, күңел көрлеген, көчле рухын сындыра алмаган.  Бүген улы  Васил, кызлары  Галия, Илһамия,  Люциягә, онык-оныкчыкларына хәер-дога кылып, кече кызы  гаиләсе тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.  Балалары  һәрберсе тормышта үз юлларын табып, бүген дә әниле булу бәхетенә куанып яшиләр.

 Район җитәкчелегеннән иң кадерле бүләкләр

Әбекәйне котларга җыйналган балалары, туганнары, онык-оныкчыклары янына, районыбыз җитәкчеләре дә килеп,  бүләкләр тапшырдылар, изге теләкләрен җиткерделәр.

«Тормыш куйган олы сынауларны кабул итә белеп, сабыр итеп яшәп, балаларыгыз янәшәсендә   бүгенге матур көнгә килеп җиткәнсез. Өлкән кеше яшәгән йортка килү тагын да күңелле. Алда  да туган көннәрне  каршыларга насыйп булсын. Сезнең гомер юлыгыз безнең өчен үрнәк”, – дип мөхтәрәм юбилярга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов Россия Федерациясе  Президенты Владимир Путинның  Котлау хатын тапшырды. 

Шулай ук күркәм туган көн иясен социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Лилия Гайнетдинова,  Мишә авыл җирлеге башлыгы урынбасары Аида Асанова  тәбрикләде. 

“Әтиебез иртә мәрхүм булганлыктан, безне әни ялгызы тәрбияләп үстерде. Әмма  бервакытта да ятимлекне сиздермәде, үзе әти дә, әни дә була белде.  Бер дә кимсенеп яшәмәдек. Аңа  барысы өчен дә бик зур рәхмәт. Күрше апайлары белән кич утырып бияләй-оекбашлар бәйлиләр иде. Эшкә бик батыр булды, безне яшьтән хезмәткә өйрәтте. Кыз туганнарым да әнигә охшап бик уңганнар, тырышлар. Әниебез исән-сау булгач, яшем 70 тән артса да үземне  һаман да бала итеп тоям, – ди улы Васил Халиков. 


Нет комментариев