Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Саба районы мөхтәсибәте өчен намаз вакытлары

Югары Симет авылында гомер итүче Рәхимә Муллагали кызы Хәерова 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды

Рәхимә Хәеровага сугыш башланганда 9 яшь була. «Беренче көннәреннән әтине сугышка алдылар. Кечкенә булсак та, бөтен эш безгә калды. Фермада бозаулар карадым. 12 яшькә җиткәч, атлы молотилкада эшләдем. Үзебезнең авылда ашлык суга торган машина юк, көлтәләрне төяп башка авылга алып барабыз. Берәр атна торып, суктырып алып кайтабыз. Ул вакыттагы авырлыкларны әйтеп, сөйләп бетерерлек түгел»,– ди Рәхимә апа. 1954 елда авылдашы Рәүф Хәеров белән гаилә коралар. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Рәхимә Хәерова кече улы Рәлиф тәрбиясендә бәхетле тормышта яши.

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев