Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
«Үлемсез полк» каһарманнары

Бабам сугышта күргәннәрен дәфтәргә язып барган

#МинемГеройМинемГаилә: районыбыз каһарманнарын барлыйбыз

   Без кинофильмнар карыйбыз, китаплар укыйбыз. Чит кешеләрнең батырлыгына сокланабыз... Шул ук вакытта үзебезнең арада яшәгән, яшәүче батырлар турында уйланмыйбыз... Ул батырлар безнең әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез, туганнарыбыз. Мин үземнең бабам, әниемнең әтисе, Хидиятуллин Әмин Идиятулла улы турында сөйләргә телим. Ул 1910нчы елның 15нче гыйнварында Саба районы Югары Шытсу авылында туа. 4 сыйныф кына белем ала. 1928-30 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аннан Разыя исемле кызга – әбиебезгә өйләнә, ике балалары туа. Бабам сугышка кадәр колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. Бабабыз фин сугышында да катнаша. Ә1941нче елның 26 июнендә Бөек Ватан сугышына китә. Аларны товар вагоннарында озаталар. Юлда вакытта ук алар барган вагоннарны бомбага тоталар. Бабай яраланып, 5 көн кыр госпиталендә дәвалана һәм фронтка китә. Белорусия фронтында рядовой солдат булып сугыша. Сугыш чорында бабамнар камалышта калып, әсир төшәләр. Дошманнар совет солдатларын бик каты җәзалыйлар. Хәлсезлек, ачлык, исән калуга да өмет аз. Беркөнне әсирләрне урман аша билгесез юнәлештә җәяүләп юлга алып чыгалар. Һәм бабам үзенең бер башкорт дусты белән качарга ниятли.Аларга тагын берничә солдат ияреп, борылыш булган җирдә урман эченә таба йөгерә башлыйла. Дошманнар артларыннан аталар, кайберләрен яралыйлар. Шулай итеп бабамнар әсирлектән качып котылалар. Бу вакытта җәй ахыры була. Ә безнекеләр янына алар бик зур авырлыклар белән 1 октябрьдә генә килеп җитә алалар. Алар танк частенә эләгәләр. Билгеле, заманына күрә әсирлектә булган солдатларга кырын карыйлар һәм аларны штрафбатальонга озаталар. Бабамнар сугышның иң хәтәр җирләрендә булырга, үзләренең туган илләренә тугры икәнлекләрен исбатларга тиеш булалалар. Аллаһка шөкер, бабам 1945 елның 24 апрелендә Берлинга кадәр барып җитә. Кызганыч,1нче май көнне, снаряд кыйпылчыгы тиеп, каты яралана, сул кулын югалта. Бик озак аңсыз ята, снаряд шартлаганда, бабамнар янындагы зданиеның стенасы да ишелеп, ул хәрәбәләр астында кала. Бабамның гомере бетмәгән була, аны үтеп баручы бер лейтенант белән санитарка кыз табып алалар, санбатка озаталар, врачлар бик гаҗәпсенеп: “Сугыш бетте бит, каян бу яралы?” – дип каршы алалар. Бабамның сул кулын ике тапкыр кисәргә мәҗбүр булалар. Кыр госпиталенә алып китәләр. Бабам бик күп кан югалта, аңа 3 тапкыр кан бирәләр, аннан Саратовка озаталар. Бабай туган авылына 1945 елның 17 июлендә генә кайта. Аңа кулына протез ясыйлар. 1950-65 елларда янгын депосында, 1965 елдан такта яруда, фермада эшли. Протез кул булса да, бик тырыш, намуслы эшче була бабам. Сугыштагы батырлыклары, тыныч тормыштагы хезмәтләре өчен орден, медальләр белән бүләкләнә. 1948нче елда III дәрәҗә Дан ордены, 1965нчы елда "1941-45 нче елларда Бөек Ватан сугышында җиңүгә 20 ел", 1975нче елда " 1941-45нче елларда Бөек Ватан сугышында җиңүгә 30 ел", 1985нче елда "1941-45нче елларда Бөек Ватан сугышында җиңүгә 40 ел", 1995нче елда " 1941-45нче елларда Бөек Ватан сугышында җиңүгә 50 ел", 1967нче елда "СССР кораллы көчләренә 50 ел", 1988нче елда " СССР кораллы көчләренә 70 ел" медальләре, 1996нчы елда Жуков медале, 1985нче елда I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Тыныч тормышта әбиебез Разыя белән яңадан 4 балага гомер бүләк итәләр. Бабай гарәп телен белә иде. Соңгы елларда ул намазда булды, яңа туган балаларга исемнәр кушты. Беренче улыбыз Фәнзилгә дә исемне ул кушты. 1998нче елның 25 сентябрендә 88 яшендә бабабыз вафат булды...
Берничә елдан икетуган апабыз бабабызның кулъязмалары белән бер дәфтәр тапты. Бабай сугышка алынып, аннан кайтканчыга кадәр булган вакыйгаларны шул дәфтәрдә язып калдырган. Ул безгә сугышта күргәннәре турында барлык нечкәлекләре белән сөйләми иде, ә ул язма буенча без бик күп мәгълүмат белдек, шуңа ул дәфтәр безгә бик кадерле.
Без балачакта бабам без-оныкларын ияртеп, урманга чикләвек җыярга менә иде. Ул беркайчан, ардым, дип әйтмәде. Һәрчак хәрәкәттә, нинди булса да шөгыль табып, гел эштә булды. Авылда әле хәзер дә әйтәләр, бер куллы бабам ике кулы сәламәт булган кешеләрдән дә катырак эшләгән. Аның ике төрле протезы бар иде. Берсен, кул формасында эшләнгәнен бәйрәмнәргә чакырганда киде. Ә эш эшләр өчен икенче протез – боҗралы протез ясата. Шул боҗра ярдәмендә көрәк, сәнәк, чалгы кебек хуҗалыкта кирәк булган кораллар белән эшләде. 80 яшендә дә: “Кызым, бригадир никтер эшкә әйтмәде бүген”, - дип, шаяртып көлә дә, елый иде. Без бабабыз белән бик горурланабыз. Әби-бабаларыбызның тормыш юлы һәр көннең кадерен белергә, гомерне заяга уздырмаска өнди кебек.
Гөлнар Шарифуллина
#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаиләм
#Югарышытсуавылмәдәниятйорты
#Верхнешитцинскийсдк
#Бессмертныйполк
#Үлемсезполк
#Җиңүкөне

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев