Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
«Үлемсез полк» каһарманнары

#МойГеройМояСемья флешмобында катнашыгыз

Татарстанда #МойГеройМояСемья исеме астында флешмоб дәвам итә. Аның кысаларында республика халкы сугыш еллары тарихы белән уртаклаша.

#МойГеройМояСемья (#МинемГеройМинемГаилә) флешмобында катнашам! 
Минем дәү әтием Салаватуллин Хәлим Салават улы Апас районы Кызыл Тау авылында 1909 елда туган. Бөек Ватан сугышында 48 номерлы инженер-сапер бригадасында хезмәт иткән, кече сержант, сугыштагы батырлыклары өчен “За отвагу” медале белән бүләкләнгән.
Архив документларында менә нәрсәләр язылган :“Сапер 3 роты 48 понтонно- саперного батальона, младший сержант Салаватуллин Халим награжден зато, что он под сильным огнем противника разминировал проходы и заминировал уязвимые участки, поставив и обезвредив около 500 мин. В момент прорыва обороны противника подорвал проволочное заграждение и обеспечил проход для атакующей пехоты. В момент атаки сопровождал танки и открыл интенсивный огонь из своей винтовки, уничтожил несколько фашистов и взял в плен 3 солдат противника”
Дәү әтием 1943 елның 2 маенда вафат булган. Харьков өлкәсенең Волчанка районы, Синельниково хуторында җирләнгән. Дәү әнием Гаишә ике улын ялгызы тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә алар барысы да мәрхүмнәр инде. Дәү әтиемнең бүгенге көндә нәсел дәвамчылары 5 оныгы, 15 оныкчыгы бар.
Урының җәннәттә булсын, дәү әтием!
#МойГеройМояСемья #МинемГеройМинемГаилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев