Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре «Татарстанда җәй» проекты кысаларында авылның өч урамында узган «Җәйге күчтәнәч» концертында җирле һәм кунак балалар чыгыш ясады.
Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре "Татарстанда җәй" проекты кысаларында Югары Шытсуның Комсомол, Азин, Ленин урамнарында "Җәйге күчтәнәч" дип исемләнгән балалар концерты оештырдылар. Концертта авылда яшәүче балалар белән бергә шәһәрдән, районнан каникулга кайткан балалар да катнашты. Алар җырлар, шигырьләр, биюләр башкардылар, музыка уен коралларында уйнадылар. Чараны һәр урам тамашачысы бик яратып кабул итте, алкышлар белән, җылы сүзләр, теләкләр белән үзенең рәхмәтен белдерде.


Нет комментариев