Беркөнне Чия агачы, өе тулы кунакларга мөрәҗәгать итеп, болай дигән:
– Әй, кунаклар! Әйтегез, тыңлап карыйк: минем өемдә тагын күпмерәк торырга җыенасыз инде сез? Көннәр буе миндә рәхәтләнеп яшәп ятасыз. Өемне файдаланган өчен нигә акча түләмисез?
Кунаклардан Бөҗәк һәм Сукыр тычкан сүз башлаганнар:
– Беләсеңме, без бит сиңа файда китерергә тырышабыз. Тамыр җәйгән туфрагыңны иртәдән кичкә кадәр казып йомшартабыз. Шуңа күрә синең тамырларың рәхәтләнеп тирәнгә таба үрмәли. Килешәсеңдер.
Өстәге каттан Бал кортлары исә болай дигәннәр:
– Синең чәчәкләреңдәге балны кем җыеп ала? Без, тырыша-тырыша бал җыйганда, чәчәк таҗларыңдагы серкәләрне бер урыннан икенчесенә күчермәсәк, бу кадәр мул җимеш бирмәс идең.
Кошлар исә болай диләр икән:
– Безнең шат тавышыбыз, җырларыбыз яңгырап тормаса, синең кәефең булмас иде. Без синең күңелеңне ачабыз.
Шулай итеп, Чия агачы кунакларының да аңа файда китергәнен аңлаган. Шуннан соң бер тапкыр да бу хакта сүз кузгатмаган. Кунаклары да аның ялгызын калдырмаганнар: күңелен ачканнар, зарарлы бөҗәкләрдән саклаганнар, туфрагын тәрбияләп торганнар, ди.
Сания ӘХМӘТҖАНОВА тәрҗемәсе
Фото: pixabay.com
Нет комментариев