Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Мәдәният

Яшьлеккә сәяхәт: Саба музее Казан аграр университетының 1988 елгы механика бүлеге чыгарылышын очраштырды

Саба туган якны өйрәнү музеенда Казан дәүләт аграр университетының механика бүлеген 1988 елда тәмамлаган элекке студентлар өчен экскурсия оештырылды.

Саба туган якны өйрәнү музеенда Казан дәүләт аграр университетының механика бүлеген 1988 елда тәмамлаучылар өчен истәлекле һәм дулкынландыргыч очрашу — экскурсия үткәрелде. Бу турыда музейның социаль челтәрләрдәге рәсми битендә хәбәр ителә.

Чара университетның бер төркем элекке студентларын кабат күптәнге тулай торак ишек төбендәге кебек якынайтты. Кунаклар яшьлек елларын, уку елларындагы кызыклы вакыйгаларны, лекцияләрне һәм имтиханнарны, шулай ук аларны тормыш юлына әзерләгән фәнни остазларын сагынып искә алдылар. Музей заллары буенча экскурсия вакытында кунакларга Саба районының авыл хуҗалыгы үсешенә багышланган уникаль экспонатлар күрсәтелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев