Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Лаеш шәһәрендә «Әдәби марафон» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

343 финалист арасында Татарстан, Башкортстан республикалары, Ижевск, Омск шәһәрләреннән килүчеләр бар иде.

Бүген Лаеш шәһәренең мәдәният йортында «Әдәби марафон» бәйгесенә йомгак ясадылар һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр.

«Әдәби марафон» бәйгесендә җиңүчеләр дип Гөлшат Зәйнуллина (Әлки), Алия Борһанетдинова (Апас), Сәвия Тимершина (Апас), Алсинә Минвәлиева (Казан), Гөлназ Хәбибуллина (Башкортстан), Фагыйлә Чумарова (Омск) һ.б. танылды. Аларга бүләк итеп Татарстан китап нәшриятында чыккан басмаларны тапшырдылар.

«Бу бәйге алтынчы тапкыр уздырыла. Катнашучылар саны елдан-ел арта бара, быел бу күрсәткеч өч мәртәбә артты. Бүген монда Ижевск, Омск шәһәрләре, Башкортстан республикасыннан да катнашучылар килде. Без татар әдәбиятен үстерүгә күп өлеш керткән кешеләрне бүләклиячәкбез», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татнетны үстерү фонды» җәмгыяте директоры Раил Гатауллин.

Тантана чарасында 343 финалист катнашты. Бирегә Рабит Батулла, Газинур Морат, Галимҗан Гыйльманов, Ленар Шәех һәм башка шагыйрьләр, язучылар килгән. 

  • «Әдәби марафон»  – ВКонтакте челтәрендә 2017 елдан башлап даими үткәрелә торган онлайн-проект. Татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру максатын куя. Бәйгедә катнашу өчен көн саен татарча әдәби әсәр укырга, иң кызыклы һәм файдалы өзекне ВКонтакте челтәрендә үз сәхифәңдә кызык итеп, төрле медиафайллар өстәп, хэштеглар белән урнаштырырга кирәк.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев