Иске Мичән авылы мәдәният йорты каршында узган «Әбиемдә кунакта» бәйрәмендә балалар милли уеннар уйнап, мастер-классларда катнашып, хуш исле үлән чәе һәм татар ризыклары белән сыйланды.
«Татарстанда җәй» проекты кысаларында Иске Мичән авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән оештырылган «Әбиемдә кунакта» исемле күңел ачу кичәсенең чираттагысы 23 август көнне Иске Мичән мәдәният йорты каршында узды һәм балаларыбызга онытылмас мизгелләр бүләк итте.
Бергәләп онытыла барган шөгыльләрне искә алынды, милли уеннар уйналды. Һәркем әбиле балачакка кайтты, балалар файдалы шөгыльләр белән таныштылар, мастер классларда катнаштылар.
Бәйрәмебезнең «Ирекле микрофон» өлешендә балаларыбыз шигырьләр, тизәйткечләр, санамышлар, җырлар, биюләр башкардылар. «Серле сандык» уен- викторинасы да күңелле узды. Балалар самоварда кайнаган хуш- исле үлән чәе һәм татар халкының милли ризыклары белән сыйландылар.


Нет комментариев