Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Венера Хуҗина: «Җырларымны сезгә бүләк итәм»

Урта Нырты авыл клубында «Саба чишмәләре» иҗат берләшмәсе җырчысы Венера Хәким кызы Хуҗинаның юбилей кичәсе узды.

  Урта Нырты авыл клубында «Саба чишмәләре» иҗат берләшмәсе җырчысы  Венера Хәким кызы Хуҗинаның  юбилей кичәсе узды. Юбилярны котларга иҗатташ дуслары, туганнары, балалары килде. Кичә тәбрикләүләр җырлы бүләкләр, матур истәлекләр белән үрелеп барды.

   Венера ханым гомере буе «Нырты» совхозында баш хисапчы булып эшләде. Тормыш иптәше Хәмит әфәнде белән 3 бала- ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерделәр, аларның барысын да олы тормыш юлына чыгардылар. Кызганычка каршы, Венера ханымга ирен мәңгелеккә югалту ачысын да кичерергә туры килде. Хәзер ул төп нигездә, балалары өчен куанып, оныкларын сөеп, тыйнак кына гомер кичерә, буш вакытларында бакчачылык белән шөгыльләнә, яше өлкән булуга карамастан, спорт күнегүләрен дә онытып бетерми. «Саба чишмәләре» иҗат берләшмәсенең иң актив солисты да әле ул. Әлфия Афзалова репертуарындагы җырларны  яратып башкара, гомумән, аның җырлавын өлкән буын вәкилләре генә түгел, яшьләр дә яратып тыңлый. Тормышны чиксез яратучы, шат күңелле, башкаларга җылылык өләшүче Венера ханым юбилей кичәсендә дә яраткан җырларын башкарды, дуслары, туганнары, авылдашлары каршысында һәрвакыттагыча сәхнәдән  җылы, якты хисләре белән бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев